news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ел дәвамында армиягә чакыру турында закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр

news_top

Дәүләт Думасы, Президент указы нигезендә, календарь ел дәвамында – 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр армиягә чакыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Закон проекты Дәүләт Думасы каравына 22 июльдә кертелде. Аның авторлары - Думаның оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов һәм комитет рәисенең беренче урынбасары Андрей Красов.

Хәзерге вакытта чакырылыш елга 2 мәртәбә – 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр уза.

Картаполов хәбәр иткәнчә, проект хәрби комиссариатлар эшен системалаштыру өчен кирәк, хезмәткә озату законнар белән билгеләнгән срокларда узачак.

Закон проекты нигезендә, календарь ел дәвамында медицина һәм профессиональ психологик тикшерүләр һәм чакырылыш комиссиясе утырышы үткәреләчәк, ә Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокларда (1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр) гражданнарны хәрби хезмәт узу урыннарына озату гамәлгә ашырылачак.

Кабул ителгән очракта, закон 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Россия Хөкүмәте, икенче укылышка эшләп бетерү шарты белән, инициативаны хуплый. Закон проектына бәяләмәдә билгеләп үтелгәнчә, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру һәм хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарны урыннарга җибәрү төшенчәләренең бүленешен исәпкә алып, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» федераль законның 26 нчы маддәсендәге 1 нче пунктына үзгәрешләр кертү таләп ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар