news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ел азагына кадәр тагын өч кыска эш атнасы була

news_top

2026 ел ахырына кадәр тагын өч кыска эш атнасы көтелә. Бу хакта җитештерү календаренә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Иң якын кыска эш атнасы июнь аенда: 8 июньнән 11 июньгә кадәр эш көннәре, 12 июнь — Россия көне – ял көн. Нәтиҗәдә, россиялеләр өч көн рәттән ял итә ала.

Киләсе кыскартылган эш атнасы ноябрьгә туры килә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, эш көннәре 2, 3 һәм 5, 6 ноябрьдә булачак.

Тагын бер кыска эш атнасы ел ахырында көтелә. Россиялеләр 28–30 декабрь көннәрендә эшләячәк. 31 декабрь, пәнҗешәмбе, ял көне булачак, аннан соң Яңа ел каникуллары башлана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар