«Ел ахырында – премия өстенә премия! Гел бер үк йөзләр! Ә гади һөнәр ияләрен онытабыз!»
Блогер Айназ Габидуллина үзенең сәхифәсендә гади һөнәр ияләренең игътибар үзәгеннән читтә калуы темасын күтәргән. Аның фикеренчә, ел азагы җитте исә, блогерлар, артистларга әллә нинди премияләр тапшырып бетерәләр, бүләклиләр. Ә көн саен искиткеч зур хезмәт башкаручы гади һөнәр ияләрен искә алып үтүче дә юк.
«Ел ахыры булгач – премия өстенә премия. Әле берсен бүләклиләр, әле икенчесен. Бер үк йөзләр кабатлана. Уйлап-уйлап тордым да, менә шушы блогер, артистлар, «медийная персона»ларга сокланып, еш кына гади һөнәр ияләре турында онытабыз бит без. Кайвакыт аларның хезмәте күпкә мөһимрәк тә булып чыга безнең эшчәнлек белән чагыштырганда. Шәһәрдә бер генә көн кар чистартучылар, санитаркалар, җыештыручылар эшкә чыкмаса, бөтен нәрсә тоткарлана, баса. Кассирлар, заправка хезмәткәрләре, шахтерлар… Күбесен белеп тә бетермимдер.
Ә безнең буын укып тормаска, блогер гына булырга хыяллана. Мин үзем дә шул категориягә керәм, мин дә яртылаш блогер, яртылаш артист. Мин андый-мондый хәл була икән, оста итеп ипи пешерәм, шуны сатачакмын, дип мактана алмыйм. Мин – риск категориясендә.
Минем сүзем – хезмәте бәяләнми торган, кадере булмаган һөнәрләр турында. Укытучылар, табиблар, тәрбиячеләр турында. Кемнең үз гомерендә берәр тапкыр булса да хирургия бүлегендә ятканы бар? Андагы гади шәфкать туташлары, санитаркаларның нинди зур хезмәт башкарганнарын, аларның ничек кирәк булганнарын яхшы беләсездер. Ләкин без алар турында онытабыз бит. Шуңа күрә ел ахырында аларны да зурларга, кадерләргә иде. Һөнәри бәйрәмнәрендә игътибар буладыр да инде. Ләкин, минемчә, барыбер күләгәдә калалар.
Официант, курьер, таксист, кассир, пешекче, грузчик, сантехник, вахтер, фермер, тәрбияче, укытучы һәм башка һөнәр ияләре! Сез көн дә зур эш эшисез! Рәхмәт сезгә! Сез җәмгыятькә бик кирәк!» – дип сөйләгән Айназ.