news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ел ахырына кадәр ничә эш көне була?

news_top

Октябрьдән декабрьгә кадәр Россия халкын 64 эш көне көтә, калганнары – ял һәм бәйрәмнәр. Иң якын бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне, ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, бу айда рәттән 3 ял көне булачак – якшәмбе, дүшәмбе һәм сишәмбегә туры килә торган 2, 3 һәм 4 ноябрь көннәре.

Хөкүмәт карары белән, ял көннәрен өзмәс өчен, 1 ноябрь шимбә ялы 3 ноябрь дүшәмбегә күчерелде. Бу хакта «Российская правда» хәбәр итә.

Ләкин, шуның хисабына, октябрьнең соңгы эш атнасы 6 көнлек була. Россиялеләр 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр эшләячәк. 2025 елның октябрендә барлыгы 23 эш көне санала.

Декабрьдә 22 эш көне була. Аларның соңгысы сишәмбе, 30 декабрьгә туры килә. Аннан соң Яңа ел каникуллары башланачак, алар быел 31 декабрьдә башлана.

Хөкүмәт карары белән, 2025 елның болай да ял көненә туры килүче 5 гыйнвар ялын елның соңгы аеның 31енә күчерделәр. Яңа ел каникуллары 2026 елның 11 гыйнварына кадәр 12 көн дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар