news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Экзотик коктейль

Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән "Экзотик коктейль" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Экзотик коктейль
Коктейль өчен: 50-70 миллилитр кокос сөте, 1 банан, 200 грамм (1 банка) консервланган ананас, 2 чәй калагы шикәр комы, 0,5 стакан су.

Бананны чистартырга һәм кисәкләргә турарга. Консервланган ананас өстәргә һәм блендер белән пюрега әйләнгәнче болгатырга кирәк. Кокос сөте, су һәм ананас сиробы кушарга һәм яхшылап болгатырга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар