Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эквадорда журналистларны туры эфир вакытында талаганнар - видео

Ә Чаллыдагы «Робин Гуд» урамдагы кешеләрне туңдырма белән сыйлый.

news_top_970_100
Эквадорда журналистларны туры эфир вакытында талаганнар - видео

Эквадор карагы үзенең дөньякүләм «йолдыз» булачагын күз алдына да китермәгәндер. Спорт журналисты Диего Ординола һәм аның операторы Гуаякиль шәһәре стадионы янында туры эфирга чыга. Авызын ачарга да өлгерми, алар янына пистолетлы бер кеше йөгереп килә һәм телефоннарын бирүне сорый. Оператор аңа үз телефонын бирә.

Кораллы талаучы күпер астында мотоциклда көтеп торган иптәше янына йөгерә. Журналист та батыр булып чыга — аның артыннан йөгерергә курыкмыйлар һәм мотоциклның номерын төшереп алалар. Журналист «тыныч кына эшләп булмый» дип зарланып пост та язгач, полиция каракны табарга вәгъдә бирә.

Ә Петербургта күптән түгел шулай ук кызыклы һәм кызганыч хәл булган иде. Зур пычак тоткан кеше кибеткә керә һәм 22 яшьлек сатучы кыздан акча таләп итә. Кыз кассадагы 15 мең сум акчаны биргәч, сатучы кызны «кызганып», аңа «чәйлек» акча калдыра.

Чаллы карагын исә «Робин Гуд» дип атадылар. Минзәләдә яшәүче 46 яшьлек ир киоск йозагын вата һәм ун тартма туңдырма алып чыга. Туңдырмаларны урамда кешеләргә өләшеп йөри. Бар да бик шат була, дөрес, туңдырманың урланган икәнен белгәч, каракка мөнәсәбәт үзгәргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100