Экстремал ир-ат трусикчан гына парашюттан сикереп, рекорд куйган — видео
Экстремал ир-ат трусикчан гына парашюттан сикереп, рекорд куйган — видео
Якутиядә Олег Резанов исемле экстремал трусикчан килеш парашюттан сикергән. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.
Бу экстремалга «Салкын хуҗасы» кушаматы биргәннәр. Бу — Олег Резановның уникенче рекорды икән. Моңа кадәр ул экстремаль шартларда исән калу буенча унбер тапкыр рекорд куйган булган инде. Аның соңгы рекорды турында Якутиянең парашютлы спорт федерациясе матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.
Якутиядә Резанов 4,1 мең метр биеклектән ярымшәрә килеш сикергән. Резанов трусик һәм башына саклагыч шлем гына кигән. Рекорд куйган вакытта температура җирдә 23 градус, һавада исә 30 градус чамасы салкын булган.
Олег Резанов белән бергә Благовещенск шәһәреннән килгән инструктор да сикергән.