Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Экстрасенс Дария Воскобоеваның үлеме турында яңа мәгълүмат чыкты

“Битва экстрасенсов” тапшыруының 17 сезонында катнашкан Дария Воскобоева вафат булды. Ике бала анасы ахырга кадәр үзенең авыруын яшереп килде. Тик аның якыннары Дарияның күп еллар яман шештән интеккәнен сизенгәннәр. 

news_top_970_100
Экстрасенс Дария Воскобоеваның үлеме турында яңа мәгълүмат чыкты

Дария Воскобоеваның кисәк кенә үлеп китүе “Битва экстрасенсов” тапшыруын яратып караучылар өчен көтелмәгән хәл булды. 17 сезонда катнашканнан соң, күрәзәче танылып китә. Мастер-класслар уздыра, индивидуаль дәресләр бирә һәм халык күз алдында булырга тырыша. Экстрасенсның үлеме турында социаль челтәрдә Влад Кадони хәбәр итте. Ләкин ул фаҗиганең сәбәбен атамады, дип яза "СтарХит" сайты. 

Дарияның бер ел дәвамында куркыныч авыру белән көрәшүе билгеле була. Ул дәвалану өчен чит илгә дә бара, ләкин аның тырышлыклары һәрвакытта да уңыш белән тәмамланмый. Чир көчлерәк булып чыга. Дария Воскобоеваның соңгы көннәре турында экстрасенс Татьяна Ларина сөйләде.

“Аңарда рак иде. Дария дәвалану өчен Израильгә барды. Алга китеш бар иде, ләкин соңыннан метастазалар китте. Мин аның диагнозы турында ачыктан-ачык сөйли алмыйм. Ул үзенең борчуларын поклонникларыннан яшереп килде, - дип сөйләгән Татьяна “СтарХит” басмасына. – Ул үзенең үлеме турында бераз соңрак белүләрен теләде. Кызганыч, бу фаҗига белән үзләренә пиар ясаучылар табылды. Дарияның дуслары юк иде, ул бар кешене дә билгеле бер ераклыкта тотты. Хәтта безнең арада да эш мөнәсәбәтләре генә иде. Аны исән килеш хәтеремдә калдырасы килә”.

Дария Воскобоеваның балаларына килгәндә исә, алар белән бар да яхшы. Аларны туганнары карый.

Дария Воскобоева Инстаграм блогын ахыргача актив алып барган. Ярдәмгә мохтаҗ язылучыларын позитив постлары белән рухландырып торган. “Кадерлеләрем минем, хәзерге вакытта физик һәм психик киеренкелекне киметергә кирәк. Бизнеста да, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә конфликтлардан читләшергә кирәк. Сүзгә килүләр һәм аерылышулар куркынычы бар. Каникуллар булганда ял итегез, гаиләгез һәм туганнарыгыз белән булыгыз. Ялларыгыз ничек уза?” – дип кызыксынган ул язылучыларыннан берничә көн элек кенә.

“Битва экстрасенсов” тапшыруының 16 сезон катнашучысы Сергей Пахомов Дарияның авыруы ни сәбәпле килеп чыкканын ачыкларга теләгән. “Ул бик ягымлы кеше иде. Күпләр күрәзәчеләрне үз язмышлары белән идарә итә ала, аны үзгәртә ала дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. Теләсә нинди сихер өчен алмашка чирләр килергә мөмкин. Мин Воскобоеваның авыруы турында белмәдем. Ләкин анда ниндидер хәлсезлек сизә идем”, - дигән Пахомов. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100