news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эксперт: счетчиктан башка салкын су өчен түләү өч тапкырга артырга мөмкин

news_top

Кайбер кулланучылар өчен салкын суга түләү өч коэффициент белән исәпләнә ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Икътисад университетының гражданлык-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты Андрей Моисеев сөйләде, дип яза «Татар-информ».

Эксперт искәрткәнчә, су белән тәэмин итү өчен түләү хисабын җайга сала торган төп документ булып хөкүмәтнең 354 нче карары кала. 2025 елның ноябрендә аңа үзгәрешләр керттеләр, аның нигезендә салкын су өчен аерым арттыручы 3 коэффициенты барлыкка килде (элек 1,5 коэффициенты кулланыла иде). Бу яңалык техник мөмкинлек булып та салкын суга счетчик куймаган хуҗалар өчен гамәлдә була. Әгәр хисап җиһазына вакытында тикшерү уздырылмаган яки хуҗалар өч ай дәвамында счетчик күрсәткечләрен тапшырмаган булса да шундый ук коэффициент кулланыла. Кайнар су һәм электр энергиясе өчен элеккеге 1,5 коэффициенты саклана.

Моисеев билгеләп үткәнчә, тикшерү вакытын уздыру һәрвакытта да арттырылган исәпләүләр автомат рәвештә кулланыла дигәнне аңлатмый: кулланучы счетчикның төзеклеген расларга хокуклы, һәм шул вакытта коэффициент белән исәп-хисап гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар