news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эксперт: «Мәктәп укучыларына каникулга өй эше бирергә ярамый»

news_top

Укытучыларның мәктәп укучыларына каникул вакытында мәҗбүри өй эше бирергә хокукы юк. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Мәгариф министрлыгы эксперты, Әстерхан лингвистика гимназиясе директоры Ангелина Рябина хәбәр иткән.

Элегрәк министрлык көзге каникулны 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр үткәрергә киңәш итүен белдергән иде.

«Теләсә кайсы белем бирү оешмасының позициясе бертөрле: каникуллар — укучыларның ял итү вакыты, һәм укытучылар бу чорга мәҗбүри өй эше бирергә хокуклы түгел», — дигән Рябина.

Ул шулай ук әдәбият исемлекләре, белем бирү ресурсларына сылтамалар яки үткән материалны кабатлау буенча киңәшләр бары тик ирекле рәвештә генә тәкъдим ителергә мөмкинлеген билгеләп үткән. Ата-аналар һәм укучылар алардан файдаланыргамы-юкмы икәнен үзләре хәл итә ала.

«Каникул вакытында укучыларның көчен торгызу өчен уку йөкләнеше булмаска тиеш», — дип ассызыклаган эксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар