Күз кабагы еш кына арыганлык яки стресс аркасында тартышырга мөмкин. Ул, гадәттә, үзеннән-үзе бетә һәм куркыныч күренеш дип саналмый. Бу хакта «Радио-1»гә табиб-невролог Владимир Парфенов сөйләгән.
Бу – вакытлыча күренеш булырга мөмкин, аны дәваларга кирәкми, дип билгеләп үткән белгеч.
«Олыларны күз кабагы төрле сәбәпләр аркасында тартыша ала, ләкин күпчелек очракта бу – куркыныч түгел», – дип ассызыклаган ул.
Табиб, шулай ук, кайбер очракларда күз кабагы тартышу эпилепсия билгесе булырга мөмкин, дип өстәгән. Моннан тыш, моның блефароспазм симптомы булу ихтималы да бар. Бу очракта медицина ярдәме таләп ителәчәк, дип аңлаткан белгеч.