Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эксперименталь дуэт көтелә»: Ришат Фазлыйәхмәтов халыкны ни белән шаккатырырга уйлый?

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов бу арада үз концертына әзерләнеп йөрү белән мәшгүль.

news_top_970_100
«Эксперименталь дуэт көтелә»: Ришат Фазлыйәхмәтов халыкны ни белән шаккатырырга уйлый?
Фото Рамил Шәрәфиевның рөхсәте белән урнаштырыла

Ришат Фазлыйәхмәтовның Казанда булачак концертында эксперименталь дуэт көтелә. Тамашаны алып баручылар элек бер тапкыр да дуэт буларак эшләмәгәннәр. Алар – «Татар радиосы» баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев һәм «Салават» җыр театрында күп еллар эшләгән Таһир Гайнуллин.

Рамил сүзләренчә, ул һәм Таһир әфәнде үзара, гомумән, таныш булмаганнар. «Бер-беребезнең бар икәнен белә идек без, әлбәттә, тик моңа кадәр күрешкәнебез юк иде», – ди ул.

«Тәкъдим ителгән һәр дуэт – яңа тәҗрибә бит инде ул. Ә Таһир абый 16 ел дәвамында Салават абый төркемендә эшләгән, нәрсә дисәң дә, дәрәҗәле алып баручы», – ди Рамил. 

Гонорар турындагы соравыма, Рамил: «Без Ришат белән дуслар, шуңа күрә аннан акча алу теләгем юк. Ә Таһир абый белән алар үзләре сөйләшкәндер, кысылмыйм», – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100