Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эксклюзив видео: Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтовны мунчада чабындыра

Җырчының мунча яратканың инстадөнья да, тамашачылар да белә.

news_top_970_100
Эксклюзив видео: Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтовны  мунчада чабындыра
https://www.instagram.com/rishat_fazliakhmetov/

Ришат Фазлыйәхмәтовның мунча яратканын бөтен дөнья белә бугай. Ул гел мунча турында сөйли, мунчадан соң ярымшәрә төшкән фотолары белән виртуаль дусларын ымсындырып тора.

«Дуслар, шатлыгым белән уртаклашыйм әле. «Гомер чабындырмыйм», — дигән Тәтишка бүген урынына утырды. Бәхәсләшкән идек, җиңелде. Минем җиңү бүләгем, әлбәттә, мине кызу мунчада чабындыру иде. Шәп уйлап тапканмын, ә?

«Шулай ярыймы инде», «Оят түгелме?», «Тырнаклары шүрәленеке кебек» ише комментарийларга мин каршы түгел, яме», — дип язган Ришат.

Тәтишка сөлгегә уралган, бияләй киеп, Ришатны чабындыра. Аннары бияләйләрен салып, иренең аркасын да кашып ала.

«Универсаль тырнаклар, рәхәт. Өйдә миемне кайната, мунчада — арканы. Иманны ала, бөтен ачуын ала бугай. Иң яхшы чабындыручы — ачуы чыккан хатын. Шатлана-шатлана чаба. Мунчага хатыннарыгыз белән керегез, ә сөяркәләрегез белән түгел», — дип сөйли видеода җырчы.

Бу юлы инстачылар ачуланып тормаган, ә яшь гаиләнең матур яшәвенә соклануын белдергән.

«Тәтишка, катырак пешеклә, башка чапма дигәнче»;

 «Тәтишка булдыра. Шәп! Мәхәббәтегез дә мунча эссесе кебек кызу булсын, сүрелмәсен»;

«Тәтишканың сөлгесе чишелеп китә күрмәсен дип, куркып карадым»; 

«Хатын хатын инде. Дус малайлар белән мунча керү бернәрсә, ә менә хатын белән керү икенче. Булдыра, Тәтишка!» дип шаярткан инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100