news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эколог: «Климат җылыну сәбәпле, кышкы депрессия чоры кыскарачак»

news_top

Климат җылыну сәбәпле, кышкы «соры» һәм күңел төшенкелеге – депрессия чорлары кыскарачак һәм соңрак башланачак. Бу хакта Мәскәүнең Табигатьне файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты җитәкчесе Юлия Урожаева ТАСС агентлыгына интервьюда белдергән.

«Кышкы күңел төшенкелеге, ягъни бездәге бу «соры чор» кыскарачак һәм соңрак башланачак. Үсемлекләр озаграк яшел килеш калачак, хайваннарның активлыгы да озаграк сакланачак», – дип ассызыклаган эколог.

Белгеч фикеренчә, киләчәкне күзалласак, климат үзгәреше Мәскәү табигатен төрлеләндерергә мөмкин. «Хәзер үк безгә көньяктан яңа үсемлек төрләре килүен күрәбез. Алар бик матур чәчәк ата», – дип аңлаткан ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар