Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ЭКО ясату гөнаһмы?

news_top_970_100
ЭКО ясату гөнаһмы?
Фото: © "Татар-информ"

ЭКО ясату гөнаһмы? Бу сорауга җавапны Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бирә.

«Җәмәгать, без ЭКОның нәрсә икәнен аңларга тиеш. ЭКО – ул ясалма аталандыру. Хатын һәм ир бала таба алмаса, алар медицина чараларына мөрәҗәгать итә – бу вакытта күкәй күзәнәкне ясалма аталандыру була», – ди хәзрәт.

Ул бу очракта үтәлергә тиешле шартны әйтә. «Кулланыла торган биоматериал бер-берсенә ир белән хатын булырга тиеш. Ягъни башка ир-ат биоматериалы яки башка хатын-кыз күкәй күзәнәге кулланылса, бу очракта – ярамый», – дип аңлата хәзрәт.

«Аларның никахы булса, Аллаһы Тәгалә табигый ысул белән балалар бирмәсә, бу очракта, икесенең дә материалы кулланылса – әйе, ЭКО ясатырга була», – ди ул.

ВКонтакте һәм Телеграмга нигез салган Павел Дуров үзенең йөздән артык баласы булуын әйтте. Миллиардер 15 ел элек сперма донорына әйләнә. Аның әйтүенчә, донор булырга аның дусты сораган, шуннан соң ул башкаларга да донор була. Нәтиҗәдә, 12 илдән йөздән артык хатын-кыз, аның биологик материалын файдаланып, бала таба. Хәзер Дуров үзенең ДНК кодын игълан итәргә уйлавын әйтте – шул рәвешчә, балалалары бер-берсен таба алачак, ди ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 август 2024
    Исемсез
    Мондый сорауга Коръәндә җавап бар микән соң, әллә бу муллалар үзләре уйлап чыгарып җавап бирәме.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100