Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ЭКО ясап тудырган бала бөтен гаиләгә ковид йоктырган, үзе балалар йортына эләккән

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина инстаграмда «кеше ышанмаслык» хәл турында язган.

news_top_970_100
ЭКО ясап тудырган бала бөтен гаиләгә ковид йоктырган, үзе балалар йортына эләккән
«Татар-информ» архивы

«Кеше ышанмастай сүзне хак булса да сөйләмә диләр дә диюен, сөйлим әле, яме», — дип язган «Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина инстаграмда үз битендә.

«Бер парның озак еллар баласы булмаган. Ниһаять, ЭКО ясап, бала тудырганнар. Бу баланы тапканда әнкәсе коронавирус йоктырган. Аны хастаханәгә салганнар. Баланы әтисенә биреп чыгарганнар, аңа да вирус күчеп өлгергән булган. Әтисе дә авырый башлаган, температурасы бик югары күтәрелгәч, аны да хастаханәгә салганнар.

Баланы әби, бабасы үзләренә алып киткәннәр. Алар да вирус йоктырган!

Шуннан теге баланы әтисе ягыннан әби, бабае карый башлый. Алар да нык авырый башлыйлар! Теге яңа туган бала хәзер балалар йортында, ди.

Аллаһы Тәгалә нәрсә хәерле икәнен яхшырак белүче шул», — дип язган ул.

Инстачылар бала язмышы өчен борчылган. «Баладан баш тартмаганнардыр бит?», «Балалар йортында калганнарга йокмагандыр бит?» дип комментарийлар калдырган алар.

«Аллаһы Тәгаләдән узып булмаганны аңлатадыр, бәлки», «ЭКО Коръән кагыйдәләренә каршы килә», дип язучылар да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100