Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ЭКО ярдәмендә туган балалар өчен пенсия турында закон проекты әзерләнгән

news_top_970_100
ЭКО ярдәмендә туган балалар өчен пенсия турында закон проекты әзерләнгән
Фото: © «Татар-информ»

Суд тарафыннан билгеләнгән әтиләре үлгәннән соң 300 көн узгач, ЭКО ярдәмендә туган балалар өчен пенсия кертергә мөмкиннәр. Сенаторлар төркеме әзерләгән әлеге закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта РИА «Новости» документка сылтама белән хәбәр итә.

«Федераль закон проекты белән 166-Ф3 номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Социаль пенсиянең яңа төре – атасы суд тәртибендә билгеләнгән зат үлгәннән соң 300 көн узгач туган балаларга социаль пенсия билгеләнә», – дип хәбәр ителә проектка аңлатма язуында.

Хәзерге закон нигезендә, туендыручысын югалту сәбәпле, иминият пенсиясе балигъ булмаган балаларга, әгәр алар үлгән ата-ана карамагында булса, бирелә. Шул ук вакытта балаларның үлгән атасы тәрбиясендә булуы автомат рәвештә раслана. Әмма бала әтисе үлгәннән соң 300 көн узгач туган очракта, хәтта суд аша ата булуы билгеләгәндә дә, формаль яктан ул беркайчан да «иждивениедә» торган дип саналмаган.

Тәкъдим ителә торган закон проекты шушы очраклар өчен яңа социаль пенсия кертүне күздә тота. Ул билгесез ата-аналы балаларга түләүгә тиң шартларда билгеләнәчәк. Әгәр ата булуы суд карары белән расланса, әтисе үлгәннән соң 300 көн узгач туган балаларга пенсия алу хокукы биреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100