Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Екатеринбургта ялган аракы эчеп 18 кеше үлгән

Ялган аракы саткан Чиләбе эшмәкәре кулга алынган.

news_top_970_100
Екатеринбургта ялган аракы эчеп 18 кеше үлгән

Екатеринбургта 18 кешегә ялган аракы сатып, аларның үлемендә сәбәпче булган Чиләбе эшмәкәре кулга алынган. Аны ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Эшмәкәр ялган аракыны Екатеринбургның Ботаник базар дип аталган урынында саткан. Алар 7 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр кеше тормышы өчен агулы метил спиртын саткан. Нәтиҗәдә 18 кеше үлгән.

Ялган аракы сатучылар 1978 һәм 1967 елгы. Базарда аларның контейнеры да табыла. Анда 13 ун литрлы канистр табыла. Бу кешеләр хакында базар җитәкчелегенә даими әйтеп килгәннәр, әмма тегеләре күз йомган.

"Мир 24" каналы ялган аракыдан үлүчеләрнең якыннары белән сөйләшкән. Галина Устюжанинова ире турында сөйләгән. Ул кайтканда хатыны йоклаган була һәм төнге өчтә иренең мәетен күрә. "Аңа шулкадәр авыр булган һәм ул үләчен белгән, урын-җирне пычратасы килмәгән, утырган килеш үлгән", - дигән Галина.

Ялган аракыдан үлүчеләрнең иң яшендә 25, иң өлкәненә – 78.

"Чын" аракыда этанол булса, ялган аракыда исе һәм тәме белән аңа охшаш булган метанол кулланалар. Метанол – агачтан ясала торган спирт. Ул химик сәнәгатьтә эреткеч буларак кулланыла. Метанол бик агулы. Аның берничә тамчысы гына да кешене сукыр калдыра. Зуррак доза булса, кеше 2-3 сәгать эчендә бик газапланып үлә.

  • Шушы көннәрдә генә Оренбургта ялган аракы эчеп күп кешеләр үлгән иде. Хәзер инде үлүчеләр саны 38гә җиткән. Үлүчеләр арасында биш балаларын ятим калдырып үлгән ир белән хатын да бар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100