Екатеринбургта торак йортта шартлау булган - видео
Екатеринбургта торак йортта шартлау булган - видео
10 апрельдә иртәнге якта Екатеринбург шәһәрендә 17 катлы торак йортта фаҗига булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
"Анатолий Мехренцев урамындагы йорттагы бер фатирда шартлау була. Төбәк буенча прокуратура вәкилләре тарттырылган түшәм куйганда фаҗига килеп чыккан дип фаразлый", диелгән бу хәбәрдә.
E1.ru порталы хәбәр иткәнчә, башка версияләр дә бар. 15 каттагы бер фатирда самогон аппараты шартлаган булуы ихтимал.
Екатеринбург буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, фатирда янгын 30 квадрат метр мәйданга таралган. Йорттан 20 кешене, шул исәптән 8 баланы эвакуацияләгәннәр.
Башлангыч мәгълүмат буенча, ике кеше имгәнгән. Ир белән хатынны хастаханәгә озатканнар.
Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.