6 сентябрьдә Екатеринбургта Татар мәдәнияте көне узачак. Бәйрәмгә төбәктәге татар җәмәгатьчелеге, шулай ук татар мәдәниятен яратучылар, аның белән кызыксынучылар җыелыр дип көтелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Зур бәйрәм концертын Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбле ача. Шулай ук сәхнәдә Свердловск өлкәсе, Екатеринбург һәм Чиләбе өлкәләренең иң яхшы милли ансамбльләре чыгыш ясап, татар традицияләренең һәм гореф-гадәтләренең төрлелеген тәкъдим итәчәк.
Фестиваль программасында мастер-класслар да каралган. Анда кунаклар татар сәнгате дөньясына чума алачак. Балалар һәм олылар өчен интерактив зоналар оештырыла. Тамашачылар традицион уеннарда һәм күмәк биюләрдә катнаша ала.
Моннан тыш, барлык килүчеләр дә бушлай татар чәе һәм татар ашлары белән сыйлана. Фестивальдә традицион татар атрибутларыннан фотозона, татар киемнәре, аксессуарлар, кул эшләнмәләреннән күргәзмә-ярминкә оештырыла.
Чараны «Урал татарлары» Төбәк татар конгрессы һәм Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге бергәләп оештыра. Татар мәдәнияте көнен әзерләү Свердловск өлкәсе Эчке сәясәт департаменты һәм Екатеринбург шәһәре хакимияте ярдәмендә уза, диелә хәбәрдә.