news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Екатеринбургта «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» фильмы премьерасы була

news_top

17 мартта Екатеринбургта «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» кинопрезентациясе узачак. Фильм легендар татар җырчысының язмышын тасвирлый һәм аның 90 еллыгына багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Авторлар Илһам Шакировны төрле чорларда яхшы белгән кешеләр белән сөйләшкән. Аның музыкантлары белән аралашткан, фотолы һәм видеолы шәхси архивларын тикшергән.

Фильмның төп соравы: ни өчен гомере буе халыкка хезмәт иткән, күп тапкырлар СССР буйлап йөргән шәхескә халык артисты исеме бирелмәгән? Фильмны төшерүчеләр Шакировны төрле, күпкырлы итеп күрсәтергә тырышкан.

Совет чорында Илһам Шакиров даими рәвештә Свердловск өлкәсендә гастрольләрдә була. Әлегә 1970-1990 еллардагы басмаларны таба алганнар. Ул үзе генә дә, «Татарстан сәнгать осталары» белән дә чыгыш ясаган. Ул чор шаһитлары җырчыны Уралда никадәр яратканнарын һәм хөрмәт иткәннәрен билгели. Концертлары тулы заллар белән ике-өч көн булганлыгын әйтә.

Казанда презентация 2026 елның 9 гыйнварында узды. Фильмның режиссеры һәм сценаристы – Рәдиф Кашапов. Татар телендәге фильм рус субтитрлары белән. Дәвамлылыгы: 1 сәгать 25 минут.

Фильмның премьерасы 17 мартта 19:00 сәгатьтә Зәйнетдин Агафуров йортында узачак. Яшь чикләве: 18+. «Татар Екатеринбург» проекты кысаларында Татарстан Республикасы вәкиллеге һәм «ЯШЕН» яшьләр оешмасы тарафыннан күрсәтү оештырыла. Керү – ирекле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар