news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Екатеринбургта гармун кичәсе була

news_top

Иртәгә, 30 октябрьдә, Екатеринбургта халык мәдәниятен, милли сәнгатьне һәм җанлы музыканы яратучылар өчен бәйрәм чарасы — Татарча гармун кичәсе оештырыла. Матур гадәткә әйләнгән очрашуга халык моңнарына битараф булмаган барлык кунаклар чакырыла, дип яза «Татар-информ».

Программада:

  • Тарихи сәхифә: татар гармуны барлыкка килү, аның милли иҗаттагы урыны һәм тарихы турында кызыклы мәгълүмат;
  • Җанлы музыка: таныш һәм барысы да яраткан халык җырларны гармунга кушылып башкару;
  • Уртак сәхнә: җырларга яки биергә яратучылар өчен ачык мәйданчык.

Кичә 19:30 сәгатьтә башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар