Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Екатеринбургта бомжны тереләй яндырып үтергән хатынны хөкем иттеләр

news_top_970_100
Екатеринбургта бомжны тереләй яндырып үтергән хатынны хөкем иттеләр
pixabay.com

Свердловск өлкәсе суды Екатеринбургта яшәүче Анна Шехеревага хөкем карары чыгарды. Йоклап яткан сукбайны бер сәбәпсезгә ут төртеп яндырган бу хатын инде бер ел дәвамында «пироманка» дип йөртәләр. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза. 

2021 елда, 24 майга каршы төндә Анна Шехерева дусты Александр Неуймин белән спиртлы эчемлекләр эчә. Луначарский урамындагы бер йорт ишегалдына килеп чыккач, Шехерева йоклап яткан ике бомжны күрә.

Үзе белән таныш булмаган бу кешеләрне үтерергә аның сәбәбе булмый. Шуңа күрә тикшерүчеләр аңа карата «Гомумкуркыныч ысул белән кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ача.

Сукбайлар янында ике шешә торган була. Шехерева аларны ачып иснәп карый. Соңыннан аны дустына бирә, ул шешәдәге сыеклыкны «Морилка« булуын әйтә. Соңрак бу сыеклыкларның «Морилка» һәм «Лак Слива» булуы ачыклана.

Шехерева 20 яшьлек Данилның өстенә шешәдәге сыеклыкны сибә һәм зажигалка белән яндырып җибәрә. Ут кабынып киткәч, ул дусты белән кача. Ә өстенә ут капкан егет берничә сәгатьтән соң хастаханәдә вафат була. Аның тәненең 80 проценты пешкән була.

Тикшерү комитеты Анна Шехереваны эзли башлый. Ләкин аны ай ярым вакыт узгач кына тоталар. Пироманка Уралмашта үзенең бер иптәшендә качып яткан була. Ул үзенең бу адымын «саксызлык» дип аңлата. Хәтта хәзер дә ул үтерү ниятем булмаганын әйтә. Янәсе, ул шешәдә нинди сыеклык булганын белмәгән һәм аны яндырырга теләмәгән.

«Гаепләнүче бер сәбәпсезгә, хулиганлык максатыннан бу ирләрнең берсен үтерергә уйлый. Гаепләнүче хатын ир-атның өстенә янучан сыеклык агыза һәм зажигалка белән ут төртә. Ир-атның тәне пешә һәм ул хастаханәдә вафат була», - дип сөйләделәр.

Туганнары һәм якыннары 11 яшьлек бала әнисенең мондый вәхшилеккә сәләтле булуына ышанмый. Әмма суд гаепләнүче хатынның күз яшьләренә дә, өенә җибәрүләрен үтенеп елавына да карап тормады. Июль уртасыннан бирле Шехерева СИЗОда булган.

Дуслары сүзләренә караганда, Анна һәрвакытта да мондый тормыш рәвеше алып бармаган. Бергә яшәгән ире аның беренче баласын үтергәч, Анна шушындый хәлгә төште дип саный аның танышлары. Ә соңыннан ул начар компания белән бәйләнеп киткән.

«Аня утырып чыккан бер егет белән танышты. Аннан малай тапты, аңа Рома дип исем кушканнар иде. Балага 1,5 яшь булганда, Аня бергә яшәгән егете белән талаша. Ул вакытта Анна кулында улын тотып торган була. Егете аңа сугарга тели, әмма балага эләгә. Ирнең сугуы шулкадәр көчле була, бала имгәнүдән вафат була. Моның өчен ул егетне кабат утырталар. Аня улының үлемен бик авыр кичерә», - дип сөйләгән «КП-Екатеринбург« сайтына Анна Шехереваның дусты.

Анна Шехерева үз эшен присяжныйлар судында карауларын сораган. Присяжныйлар составына сигез хатын-кыз керә. Шехереваның алга таба язмышын билгеләү өчен аларга биш сорау куела.

Сигез присяжныйның җидесе Аннаның бомжга ут төртеп, качып китүе дәлилләнгән дип саный. Шулай  ук присяжныйлар гаепләнүче хөкем карарын йомшартуга лаек түгел дип тапты.

Шехеревага 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү янады.

Суд Анна Шехереваны 12 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрде һәм 1,5 елга ирегеннән чикләде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100