Екатеринбургта бер ир урамдагы кешеләргә мылтыктан аткан: бер кыз авыр хәлдә
Тәрәзәсеннән урамдагы кешеләргә атучы - элекке полицейский хезмәткәре.

Екатеринбургта урамдагы фатир тәрәзәсеннән урамдагы кешеләргә аткан кешене кулга алганнар. Ул Росгвардия хезмәткәрен һәм бер кызны яралаган. Кыз авыр хәлдә. Ул әнисе белән кибеткә барганда яраланган, пуля корсагына тигән. Росгвардия хезмәткәренең аягы яраланган, хәле уртача авырлыкта диелә.
Бу хәл Бородин урамында була. Соңыннан билгеле булганча, ул ау карабиныннан аткан.
ТАСС хәбәр итүенчә, атучы элек полицейский булып эшләгән. Аны кулга алу өчен яктылык һәм тавыш чыгара торган гранаталар кулланылган. Аның фатир ишеген шартлаталар һәм бәреп кереп, фатирында кулга алганнар.
РИА хәбәр итүенчә, бу ир бик нык исерек булган. Биленә кадәр чишенгән ир бишенче кат балконыннан гәүдәсен сузып: «Гомосексуализмны юкка чыгарыгыз!» дигән кебегрәк сүзләр кычкырган һәм урамдагы кешеләргә ата башлаган, дип сөйли бер шаһит.
Полиция чакыралар, әмма ул кораллы булу сәбәпле, фатирына кермиләр. Шаһитлар фикеренчә, аның ниндидер шәхси проблемасы булган, шул сәбәпле «башы киткән».
«Мин кибеткә килгән идем, хатын ларекка керде. Балконнан ата башладылар», — дип сөйләгән бер ир. Кешеләр башта җыелышып карап торганнар, аннары качыша башлаганнар. Бу ир машинасына кереп утырган, әмма аның игътибарын җәлеп итмәс өчен кузгалып китмәгән. Пулялар машинасы янында гына асфальтка тигән. Ул ун тапкыр атканны санаган һәм тавыштан чыгып карабиннан аталар дип уйлаган. Ун тапкыр аткач, тиз генә кабызган да кузгалып киткән.
Җинаять эше кузгатылган. Фаҗига булган урынга барлык хезмәтләр дә килгән.
Моңа кадәр бу ирнең агрессия күрсәткәне булмаган. Бу җинаятькә барганчы ул якыннарына үз планнары турында сөйләгән, дип хәбәр итә Рен ТВ, ул «тормыш туйдырды, бөтенесен атам», дигән булган.
e1.ru сайты соңрак хәбәр итүенчә, атучы фатирда бер кешене тотак итп алган булган. Атучының Сергей Болков исемле икәнлеге билгеле. Ул бу атыш алдыннан бер ир-егетне янына чакырган булган.
Сөйләшәсе сүз бар, дип чакырды. Мин фатирга кердем, ул "пычак ал" ди. Кирәкми дим, "пычак ал" ди. Аннары "идәнгә ят, кулларыңна баш артына куй" ди. Аннары баштан тотты да, хәзер атам ди. "Нигә?" дип сораган идем, "болай гына" ди. Аннары пистолет алды да атты, миңа тимәде, креслога гына тиде. Колаклар чыңлап тора иде, мин чыгып йөгердем, - дип сөйләгән фатирдан яланаяк кына чыгып йөгергән ир.

