news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Екатеринбургта «Байгал» фильмын күрсәтәчәкләр

news_top

Екатеринбургта «Билгесез төбәк киносы» проекты 14 октябрьдә Илдар Ягъфәровның тормышка ашмаган хыяллар турындагы «Байгал» картинасын күрсәтү белән тәмамланачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Фильмнең төп герое Галимҗан кайчандыр яшь һәм перспективалы композитор булган. Ул «Байгал» дип аталган симфония язган. Татар мифологиясендә байгал — Иделдә яшәүче, теләкләрне үти торган тылсымлы балык.

Галимҗан тормышындагы уңышсызлыклардан соң музыканы ташлый. Соңгы утыз ел ул Идел буенда яши, балык тоту белән көн күрә. Бердәнбер көнне аңа элекке хатыныннан хәбәр килә — Галимҗанның бердәнбер улына төрмә яный. Герой гаделлеккә ирешү өчен Казанга кайта. Ләкин шәһәрдә гаделлек күптәннән акча белән үлчәнә, ә балыкчының акчасы юк. Галимҗан ярдәм сорап Байгалга мөрәҗәгать итәргә була.

Тамашачыларны 19:00 сәгатьтә Кино йортының зур залында көтәләр. Керү ирекле. Сеанстан соң фильмның режиссеры белән очрашу була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар