Екатеринбург үзәгендә төзелеп килә торган боз аренасы янды. Коткаручылар килгәнче, территориядән 200 кеше үзе чыккан. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр юк. Бу хакта «Осторожно, новости» Телеграм-каналы яза.
Янгын 6нчы катта чыккан. Ут 10 квадрат метрга таралган. Буяулар һәм стена җылыту өчен булган материаллар янган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынның сүндерелүен хәбәр итте.
Арена төзелеше 2019 елда башланган, аны Екатеринбургта узачак җәйге Универсиадага һәм быел шәһәрнең 300 еллыгына төзеп бетерергә теләгәннәр. Төзелеш 2024 елның декабренә хәтле кичектерелгән булган.
«2024 елга Свердловск өлкәсенең дәүләт милке белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасы проектында аренаны төзү 23 миллиард сум дип күрсәтелгән.