Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Екатеринбург театрындагы янгында бер кеше һәлак булган

news_top_970_100
Екатеринбург театрындагы янгында бер кеше һәлак булган

Екатеринбург үзәгендәге Музыкаль комедия театрында янгын вакытында 1 хезмәткәр һәлак булган. Барлыгы 105 кеше эвакуацияләнгән, 6 кешене янгыннан коткарганнар, әмма 1966 елгы Дмитрийны коткарып кала алмыйлар. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Янгын 4нче катта, 15 квадрат метрлы гримеркада башлана. Ут кыска ялганыштан чыккан, дип фаразлыйлар. Бу вакытта театрда иҗади түгәрәкләргә йөргән балалар да була. Коридорлар төтен эчендә калгач, алар чыгарга дип чабыша башлый. 10 кеше ут тозагында кала, алар арасында бала да була. Гримеркада актерларның шәхси әйберләре, киемнәре яна башлый. 5 кеше тәрәзәләрне ватып түбәгә чыга алган, дип яза «SHOT».

Янгын вакытында чыгу юллары бикле булып чыга, шуңа да кешеләргә түбәгә чыгарга туры килә. 105 кешене эвакуациялиләр, янгын курынычы астында калган 6 кешене коткаралар. Әмма 1 кешене коткара алмыйлар.

58 яшьлек Дмитрий Поликарпов техник цех хезмәткәре булган. Ул сцена механикасы, лифтлар өчен җаваплы була. «e1.ru» сайты язуынча, гримеркада нәрсәдер ремонтлаганнар. Аннары кешеләр анда шартлаган сыман тавышлар ишетә, ут чыга. Шуңа да, кыска ялганыш булгандыр, дип фаразлыйлар. Дмитрий балаларны коткарырга булыша, аннары утны сүндермәкче була. Әмма ул пешә, төтенгә тончыга. Аны театр бинасыннан алып чыгалар, әмма ул «ашыгыч ярдәм» машинасында барганда үлә.

Дмитрий әнисе белән яшәгән. Хатыны белән аерылган була, уртак балалары булган.

«Ул лифтер булып килде, бераздан аны цех өчен җаваплы итеп куйдылар. Ул тыныч, эчми торган, намуслы кеше иде, – дип сөйләгәннәр театрда. – Аны утны сүндерергә җибәргәннәр, дип сөйлиләр...»

Театр хезмәткәрләре сөйләвенчә, акча аз булу сәбәпле, театрда электриклар, сантехниклар юк икән. Шуңа күрә Дмитрийга электрик эшен дә, сантехник эшен дә башкарырга туры килгән. Гримеркада да ремонтны ул ясаган, дип әйтүчеләр бар икән – әмма моның никадәр дөрес икәне билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100