Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Екатеринбург авылларына язучылар сәяхәте: шәхесләребез булса, әле өмет бар, булмаса...

Октябрь азагында Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиллеге чакыруы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, татар авылларында язучылар белән очрашулар узды. Очрашуларда катнашкан «Интертат» журналисты Урал татарларының яшәеше хакында яза.

news_top_970_100
Екатеринбург авылларына язучылар сәяхәте: шәхесләребез булса, әле өмет бар, булмаса...
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

Екатеринбург өлкәсе татарлары белән очрашуларга Тукай премиясенең ике лауреаты – Камил Кәримов һәм Ләбиб Лерон чакырылган иде. Поездда барганда ук Камил Кәримов белән интервьюдан башладык. «Без – көчле халык, әмма без – күндәм халык. Без йөремсәк. Ул әйбәт – үз мохитең белән генә яшәп булмый. Аралашырга кирәк. Һәм дошманыңның телен ачтырырлык итеп аралашырга кирәк», – дип сөйләде Камил Кәримов. Алга китеп әйтик – Урал татарлары, без барып җиткәнче үк, аның шушы блиц-интервьюсын укып, язучы белән очрашуга сорауларын әзерләп куйган иде инде.

Барасы урыннар күп иде – 7 авыл мәктәбендә, Красноуфимск һәм Екатеринбургта татарлар белән очрашу. Бу – Урал, монда авыллар бер-берсенә терәлеп тормый. Шуңа да монда юл йөрү бездәге сәяхәтләрдән аерыла. Әмма, ни генә дисәң дә, үзебезнекеләр инде!

Нәрсә аерыла һәм нәрсә уртак? Иң башта шуны әйтим әле – татар ул кайда да татар инде. Кайда яшәсә дә, безнекеләр тырыш, йорт-җирен матур итеп тотарга тырыша, бакчасын чүпкә батырмый. Татар җырын, татар моңын, татар сүзен кайда да көтеп алалар. Татар кешесе тыйнак, сабыр һәм тырыш. Әмма үз дигәнен кулдан ычкындырмый. Һәм… ничек әйтик? Кунакка баргач, кешене тәнкыйтьләп йөрү килешми, үзебездә дә шул хәл, әмма телгә мөнәсәбәт салкын инде бездә.

Монда түбәләр ике генә түгел...

Фото: © Рәмис Латыйпов

Ә нәрсә аерыла, дигәндә... Бу инде аерылу түгел, ә җирле үзенчәлекләрдер. Кая барсам да, мин Татарстанда авылларның бик тыгыз урнашуына игътибар итәм. Бездә йортлар арасында энә төртерлек тә урын калмый. Бу – Татарстан үзенчәлеге түгел, безнең республикалардагы рус авыллары да таралып утыра, ә татарлар берсе өстенә берсе менә. Урамнар да бик-бик тар. Бу – патша заманыннан килгән, җир җитмәү сәбәпле туган күренештерме, монысының тарихи сәбәпләрен белмим. Менә Актанышны чыгып, Илешкә керүгә үк, киң-киң урамнар пәйда була. Уралда да авыллар таралып урнашкан.

Аннары, Уралга киткән саен, түбәләр арта бара. Татарстанда 2 түбәле йортлар булса, Уралда 4 түбәлеләр күп. «Четырехскатный» диик. Бездә «күптүбәлек» – сирәк күренеш.

Һәм инде чын Себер ягы үзенчәлеге. Бу якларда тормыш кырысрак, кешеләр элек-электән бер-берсенә ярдәм итеп яшәгән, һәм монда тәкәбберлек кабул ителми. Бу – халыкның холкында чагылыш тапкан, монда «бу – начальник» дигән күңел кайтаргыч дәрәҗәдә ялагайлык кабул ителми. Шуңа да безнең яклардан китеп, Себердә шундый «тоталитар режим» урнаштырырга теләүчеләрнең ниятләре барып чыкмады. Хөр күңелле кешеләр яши биредә. Монда юньсез кешеләр, димим, билгеле, әмма монда кешенең күзенә карап тәкәбберләнүне халык кабул итә алмый.

Ә инде тел мәсьәләсенә килгәндә... Монысы инде – иң авырткан сорау. Күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтергә була: авылларда 35-40тан өлкәннәр татарчаны бик әйбәт белә. Яшьрәкләр татарча белсә дә, татарча укымый. (Хәер, монысы Татарстанда да шулайрак – гомумән аз укый яшьрәк буын). Ә инде менә мәктәп укучылары, аеруча башлангычлар... Анда татарча белүчеләре күп түгел. Кайбер мәктәпләрдә бармак белән генә санарлык. Бу язучылар чыгыш ясаганда аеруча ачык күренә. «Русча сөйләгәндә йөзләре ачылып китә», – дип җайлы гына әйтеп бирде Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина.

Уралдагы Арча кызы – Екатеринбургтагы һәм Свердловск өлкәсендәге Татарстанның даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Әҗегол

Нигә шулай икәнен без кергән беренче авылдагы – Әҗегол мәктәбе директоры Ринат Вәлиев әйтеп бирде. Төп сәбәп акчага барып тоташа. Авылның икътисади нигезе какшау, эшсезлек менә шундый нәтиҗәгә китергән.

«20 ел элек безнең авыл чын татар авылы иде. Монда бер рус кешесе дә юк иде. Кызганычка, катнаш гаиләләр күбәйде. Авылда эшләр булмагач, яшьләр китә, йортлар буш утырып кала, шуларны чит халыклар – руслар, таҗиклар, үзбәкләр ала. 60 бала укый, бик татарча сөйләшмиләр. Чөнки һәр класста – чит милләт баласы, бер-берсе белән русча сөйләшәләр. Ә без русча начар белә идек, гел татарча сөйләшә идек, хәзер киресенчә», – диде ул.

Чыннан да, мәктәпләрдәге чыгышлардан күренеп тора – һәр класста дип әйтимме инде, башка милләт балалары бар. Укытучыларга афәрин – аларны да милли киемнәрдән җырлаттылар, биеттеләр. Әмма авыл аларны татарлаштыра алмаган, киресенчә, алар авылны руслаштырып бара. Яшь ата-аналар да гаиләдә аралашу теле итеп рус телен сайлый, билгеле.

Татар теле югалуга тагын бер әйбер йогынты ясый әле. Ул сәбәпнең моңарчы әйтелгәне юк иде бугай. Ул – логопедлар. Бу – Татарстанда да шулай. Баланың тел белән ниндидер пробелмалары булса, элегрәк заманда аны күрмиләр дә иде. Хәзер исә теле бераз гына соңрак ачылса, ниндидер авазларны дөрес әйтмәсә, логопедларга баралар, ул «бала белән бер генә телдә сөйләшергә!» дигән фәрман бирә. «Бер генә тел» итеп кайсы телне сайлаганнарын аңлатып торырга кирәкмидер. Баланың теле русча ачыла. Русча теле ачылган балага кем кайда татарча өйрәтә алсын?

«Мәктәпләрдә ничә дәрес татар теле укытыла» дигән сорауга «бер ярым» дип җавап бирделәр. Бер дәресне яртылаш укыйлар дигән сүз түгел бу, билгеле. Кайбер чиректә – 1, кайберсендә 2 дәрес. Билгеле, атнасына 1 сәгать белән берничек тә татар телен саклап калу турында сүз алып барып булмый. Шуңа да бөтен өмет – класстан тыш чараларда. «Шуның белән генә торабыз инде. Кызганычка, шулай. Күпчелек гаиләләргә татар теле кирәкми», – диде Ринат Вәлиев.

Татарстанда татар җәмәгатьчелеген ярсыткан «татар теле гаиләдә сакланырга тиеш» дигән сүзне миңа мондагы һәр мәктәптә диярлек әйттеләр. Әҗегол мәктәбе директоры да шул фикердә. «Шушы шартларда да татар телен саклап була», – ди Ринат әфәнде. Мисал итеп үзенең гаиләсен китерде. «Телне саклап була, бары тик гаиләдә генә. Берничә чын татар җанлы гаилә бар. Алар аз. Без өйдә татарча сөйләшәбез. Өч улым да татарча сөйләшә. Катнаш гаиләләргә татар теле бик кирәкми», – диде ул.

Әҗегол турында бер яза башлагач, шуны әйтим инде. Ул – мәшһүр авыл. Биредә 90нчы елларның популяр җырчысы Ильяс Вәлишаһ, беренче чын татар клибы – «Син сөюдән чибәр»не төшергән Сәгыйть Гыйбашев, шагыйрә Зөһрә Гафурҗанова, Кариев театры артисткасы Рузанна Хәбибуллина туган.

Түбән Арый

Маршрутыбыз буенча икенче авыл – Түбән Арый. Бу авылда мәшһүр язучыларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Фәвия ханым балаларның татарча белү-белмәүләрен тикшерде. Балалар арасында да татарча белүчеләр шактый иде. Монысы бик сөендерде.

«Татар балалары олимпиадада язган эшләрдә күп кенә хаталар булды», – дип аңлатты бу сәяхәтне оештыру сәбәбен Фәвия ханым. Олимпиадада иң-иңнәр катнаша икәнне исәпкә алсак һәм инде иң-иңнәр бик тупас хаталар белән яза икән, телебезнең хәле аяныч икәнен чамаларга була.

7-8 классларда укучы ике кыз – Мирада Әхәтова һәм Самира Зиннәтова белән сөйләшеп алдым. Мирада, өйдә татарча сөйләшәм, ди. Татар китапларын укымый инде, әмма өйдә татарча сөйләшкәч, авырлык белән булса да, аралашып була ана телендә.

Ләбиб Лерон – Урал татарларында бик популяр шәхес. Уңган-булган – һәр авылда аның шигырен сөйлиләр!

Фото: © Рәмис Латыйпов

Түбән Арый авылында татар теле һәм рус теле укыткан Әнфисә Гамалиева, татар телен кайбер балалар бөтенләй кулланмый, дип әйтте. «Татар теле әңгәмә дәрәҗәсендә генә беләләр. Дәрестә татар китапларын укыйбыз. Әмма өстәмә бик аз укыйлар», – ди ул.

– Авылда татар теле калыр микән?

– Безнең шикелле кешеләр булса, калыр. Төрле милли бәйрәмнәр уздырабыз, кызыксындыру уятабыз, – диде Әнфисә Гамалиева.

Татар теле укытучысы Факия Габдрахманова: «Безнең авыл – чиста татар авылы, безнең авылда татар теле сакланып калыр!» – дип ышандырып әйтте. Бу авыл мәктәбенә күршедәге рус, мари авылларындагы балалар да килеп укый икән. Билгеле, дәрестән тыш чараларны татарча алып барып булмый, дигән сүз. «Гаиләдә сөйләшү җитми. Русчадан татарчага әйләндереп укытабыз», – дип уфтанды Факия ханым.

Биредәге тагын бер үзенчәлек – «тош». Чәкчәкне биредә шулай дип әйтәләр. Чәкчәктән аермалы буларак, ул сироп белән катырылмаган, таралып тора.

Красноуфимск

Красноуфимск шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучы балаларның чыгышларын – бәйге-конкурсны карап хозурландык. Ләбиб Леронның юморескасын сөйләгән Үрмәкәй авылыннан Динә Афризунова шаккатырды барыбызны да. Шулкадәр интонацияле, матур итеп, чиста татар телендә сөйләшә ул. Талант!

Аның әнисе Лариса ханым белән сөйләштем.

– Мин, укытучы буларак, проблема белән танышмын – телебез югалып бара. Уралда татар теле, бәлки, юкка чыгарга да мөмкин. Без, балалар тугач, ирем белән шундый максат куйдык – балалар татарча сөйләшергә тиеш. Акцентсыз сөйләшергә тиеш.

– Татар телен саклап булмый, диләр. Була, димәк?

– Була. Гаиләдән тора. Бездән – әти-әниләрдән. Салават абый әйтмешли, безне Президент килеп татарча сөйләшергә өйрәтми...

«Мин даими рәвештә сезнең сайтыгызны – «Интертат», «Татар-информ»ны укырга тырышам. Миңа ошый», – дип күңелләрне дә күтәреп җибәрде Лариса ханым.

Красноуфимск татарларының да очкын кебек янып торган шәхесләре бар. Ул – Красноуфимск мәдәният һәм күңел ачу Үзәгендәге «Татар театры» режиссеры Мәүлидә Әхтәмова. Ул шәһәрдәге татарларын берләштереп спектакльләр куя, бу театрны шәһәрнең татар үзәгенә әйләндергән. Андагы энергия!

Шәкүр авылы

Таралып яткан тагын бер татар авылы – Шәкүргә килдек. «Өзелеп көтәбез сезне!» – дип каршы алды директор урынбасары Илүзә Габдрахманова. Шәкүр – «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән Шәмси Хамматовның туган авылы. Мәктәп стенасында аның истәлегенә элмә такта да бар.

«Социалистик Татарстан»ның баш мөхәррире Шәмси Хамматов – Шәкүр авылы егете.

Фото: © Рәмис Латыйпов

«Татар телен саклап буламы?» – дип сорадым Илүзә ханымнан. «Булыр. Булдырырбыз. Булдырачакбыз да. Тырышырбыз», – дип җавап бирде ул. Мәктәптә 30 бала булса да, «Без әзбез, әмма без балаларны татарчага укытырбыз», – ди.

Монда тагын бер үзгә ризык – «юа пирогы» тәмләп карадык. Юа – кыргый суган инде. Һәм кош теле кебегрәк камырдан пешерелгән «чикләвек» дигән ризык бар.

Язучылар белән очрашу «Туган тел»не җырлаудан башланды. Язучылар түргә кереп утырды, аларның өсләрендә – «Встреча с писателями из Татарстана» дигән зур язу. Ни арада язганнар, ничек кайдадыр бастырып алганнар? Дөрес, татарчасы да булса, бигрәкләр дә әйбәт булыр иде инде... Аннары, гадәттәгечә, ата-аналар балаларның чыгышларын тәкъдим итте. Милли киемнәрдәге бер бәләкәй кызның татарча биюен барыбыз да ошаттык – ул рус кызы булып чыкты.

Мәктәпләрдә язучыларны балалар җыр-биюләр белән әзерләнеп каршы алды. Төрле милләт балалары татарча җырлады, биеде, шигырь сөйләде.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Мәктәпләрдә очрашулардан чыгып шуны әйтеп була – Ләбиб Лерон бик тә популяр шагыйрь икән! Ике укучының берсе аның шигырьләрен сөйләде.

Ләбиб Лерон үзе дә бик канәгать калды бугай мондый мәшһүрлектән.

«Гел йөремсәк булдым, мин булмаган җир сирәктер, әмма сездә булган юк иде. Язучы кеше өйдә генә ятарга тиеш түгел. Күп йөрергә кирәк үсәр өчен», – дип үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде Камил Кәримов. Сатирик бит инде – һәр авылда үзе белән булган хәлләрне сөйләп көлдереп йөрде ул.

Район мәгариф бүлегеннән килгән, рус милләтеннән булган вәкил татар мәктәбенең эшчәнлеген югары бәяләде. Балаларның милли чыгышларын баштан азакка кадәр бик яратып карап утырды. Балаларны яраткан кеше әллә каян күренеп тора инде ул.

Шәкүр авылында мин үземнең социаль челтәрдәге дустымны – «Одноклассники»дан таныш булган Франзилә ханымны очратуым белән шат булдым. Кем уйлаган менә шулай танышырбыз да шулай очрашырбыз дип? Ул «язучылар килә» дигәч, махсус килгән икән бу очрашуга. Франзилә ханым әйтүенчә, Җир шарында аның тагын бер генә адашы бар икән. Анысы да, билгеле, татар милләтеннән.

Франзилә ханым белән

Акбаш

Илдар Фәхретдинов – берләштерелгән 5 мәктәп директоры, монда Акбаш, Уфа Шигере, Үрмәкәй, Шәкүр авыллары керә. 225 укучы барлыгы. «Бөтен мәктәпләрдә дә татар теле укытыла, класстан тыш чараларны татарча алып барырга тырышабыз, – ди директор. – Татар телен сакларга тырышабыз. Авыр. Чөнки авылларда төрле милләт халыклары яши. Шуңа бөтен фәннәрне русча алып барырга тырышалар. Татар телен онытмасыннар өчен күп тырышабыз», – ди ул. «Татар телен белсеннәр өчен ни кирәк?» – дип кат-кат сорадым директордан. Ул озак паузадан соң: «Бар нәрсә дә бар... Монда бары тик тырышлык кирәк, дип кенә әйтеп була. Китаплар бар, милли киемнәр бар... Бездән инициатива гына кирәк». – «Ә инициатива булсын өчен ни кирәк?» – «Инициатива булсын өчен шәхесләр кирәк!» Җирле шәхесләр дә кирәк, Татарстаннан килгән шәхесләр дә… Менә икенче пункт үтәлде – Татарстан язучылары килде. Җирле инициатив шәхесләр генә кирәк кала.

Мәктәп коридорында татарча элмә такталар бик күрмәгәч, дөресрәге, бөтенләй күрмәгәч, шул хакта директорга әйттем. «Тырышырбыз куярга», – дип вәгъдә итте ул. Минемчә, балалар татарча белмәсәләр, һичьюгы визуаль кабул итү дә булырга тиеш. Татарча язуны күреп, балаларның хәтеренә эләгеп булса да калыр татар сүзләре.

Уфа Шигере

Уфа Шигере дигән кызык атамалы авылга да барып җиттек. «Шигыре» түгел, «Шигере». Укытучылар «Шигерем, Шигеркәем» җыры белән каршы алды. Аның авторы – төбәкче, шагыйрь Шәмси Шахмаев.

«Уфа Шигере» булгач, биредә татарлар түгел, башка милләт кешеләре яши дип пропагандалаучылар да булган. Шәмси Шахмаев шул хакта сөйләде.

– Татарстаннан килеп торсыннар! Без татар итеп үзебезне тоябыз, без татарбыз, – диде ул.

Авыл кешеләре әйтүенчә, бу җанисәп вакытында да авылда «сез татарлар түгел!» дип йөрүчеләр, финанс ярдәме вәгъдә итүчеләр, бирүчеләр дә булган икән. Авыл кешеләре арасында шушы агымга бирелгән кайбер кешеләр дә булган. Әмма авыл халкының күпчелеге татар булып калган.

Уфа Шигере мәктәбендә

Фото: © Рәмис Латыйпов

Уфа Шигере кешеләре бераз үзенчәлеклерәк сөйләшә. «Үзебезнекенсә» дип сөйләшә алар. Гомумән, монда һәр авылның үзгәрәк сөйләме бар. Шуннан бераз читенсенәләр дә. Әмма бу – һич дөрес түгел, бу хакта мин аларның үзләренә дә әйттем. Киресенчә, шушы диалектлар бизи генә халкыбызны. Алар телне баета гына!

– Бу балалардан берәр Шәмси Хамматов яки Ильяс Вәлишаһ чыгар микән, диләр. Монда, һичшиксез, яңа Вәлишаһлар чыгар. Монда әхлак көчле, иман көчле. Мин бу авылны бик яратам. Шәмси Шахмаев – горурланырлык шәхес. Ул язган «Урал татарлары» – безнең гимныбызга әйләнде. Аның сүзләре генә ни тора! «Яшибез барыбыз да Яратып, яратылып. Халкыбызның Мәккәсенә – Казаннарга тартылып», – диде Фәвия Сафиуллина.

Авыл халкы татар атамасын саклап калуы турында горурланып сөйләде.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Әмма Шәмси Шахмаевның карашлары гына бик пессимистик булып чыкты.

– Яшьләр арасында... Дөресен генә әйткәндә, мин пессимист. Тел бетеп бара. Ярар, әдәбичә түгел, җирле телне белсеннәр иде. Алар сөйләшми. Алар гел русча гына аралаша. Мәктәптә 2 сәгать татар теле, 2 сәгать инглиз теле. Инглиз телен алар татар теленә караганда яхшырак белә. Ник дисәң, Интернетта утыралар, анда укыйлар. Татар теле авылда бетеп бара. Яшь чакта минем моңа исем китми иде. Олыгайгач, уйландыра икән.

– Интернетта татарча сайтлар да бар бит.

– Интернеттагы татар сайтларында олы кешеләр утыра. Ә болай... Өмет бар, концертлар, татар җырлары булыша, оныттырмый... Яшьләр биеп тә җибәрә татарча, җырлый да... Шул зур роль уйный.

– Күпмедер вакыттан татар теле бетәчәкме?

– Әйтә алмыйм. Өмет белән яшибез инде.

– Нишләргә кирәк икән инде? Бармы бер тылсымлы төймә – шуңа басасың да, бар да үзгәрә?

– Мәдәниятне күтәрергә кирәк. Элек татар теле укытучысы драмтүгәрәкләр алып бара иде. Без сәхнәдә уйнап үстек. Клуб белән мәктәп арасында тыгыз элемтә булырга тиеш.

Дәресләр дә әз инде. Әмма күп әйбер укытучыдан тора. Менә минем хатын Чиләбе өлкәсендә Үзбәгрәк авылында яшәде. Мәдәният беткән авылда, өйдән өйгә йөреп, халыкны күтәрде. Менә бездә татар теле укытучысы әйбәт итеп эшне алып бара иде. Аны чыгардылар, яшьне куйдылар. Ул татар телен белми... Баянчылар бетте авылда. Шуны кайгырту юк, – дип ачынып сөйләде Шәмси әфәнде.

Үрмәкәй

Үрмәкәй авылы да җырчысы белән мәшһүр. Анда шулай ук 90нчы еллар азагы «йолдызы» туган – Гайфулла Абзалов. Салават Фәтхетдинов, Гайфулланы котыртып, «Үрмәкәкәй» дип йөргән булган, ди.

Үрмәкәй укучылары татарчаны шулкадәр яхшы беләләр – әгәр видеосын гына күрсәтсәң, Татарстанмы бу, Урал төбәгеме икәнен әйтә дә алмаслар иде. Шәп бииләр, шәп җырлыйлар, шәп итеп шигырь сөйлиләр! Мондагы укытучыларга аерым зур рәхмәт! Булдыра Үрмәкәй балалары. Мин мактаган Динә дә шушы авылдан. Аннары монда ике егет бик шәп итеп татарча биеде – аларга Камил Кәримов аерым рәхмәтен җиткерде.

Аракай – Әрәкәй

Бу авылны Татарстанда Әрәкәй дип язалар, ә җирле халык аны «Аракай» дип атый. Мин Татарстанда аталганча язам инде.

Салават Гобәев сәгатьләр буе авылы турында сөйли ала.

Фото: © Рәмис Латыйпов

Әрәкәй үзенең данлыклы мәдәният йорты һәм Салават Гобәевы белән танылган. Мәдәният йортында даими рәвештә бәйге-конкурслар бара. Ул үзе «Сәрдәрия» ансамбле җитәкчесе. Без килгәндә анда «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара фестивале бара иде. Монда елына уннан артык шундый бәйге уза.

Салават әфәнде үзе бик җор телле, искиткеч җитез һәм тырыш кеше. Аларның музейлары гына да үзе бер хәзинә. Үзе дә көлә: «Безгә кешеләр «әй, авылда нәрсә булсын инде!» дип килә дә, аннары шаккатып китә», – ди. Мин дә шаккаттым. Авыл тамбурлы чигүчеләре белән дә данлы. Алар Россия күләмендәге бәйгеләрдә урын яулый. Салават Гобәев ул уңган-булган кызлар турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Әлегә кадәр «кияүгә чыккан кызлар чигәргә тиеш» дигән йола яши икән. Һәм иң кызыгы – яшьләр дә чигәргә өйрәнә. Бөтенроссия материаль булмаган мәдәни мираска кергән бу чигү. Аларның үрнәкләре үзгә – «Аракай үрнәге» дип атала икән ул.

Менә бу – «шәхесләр кирәк» дигән сүзнең дөреслеген раслаучы мисал инде. Чыннан да, бөтенесе дә таный – авылга сулыш өргән кеше ул Салават Гобәев.

Авылның үзенчәлекле тарихы да бар. Пугачев баш күтәрүендә катнашкан мәшһүр Бәхтияр Канкаев – Мәчетле ягыннан. Яу бастырылганнан соң, анда катнашучыларны эзәрлекли башлыйлар. Бәхтиярнең сөйгән кызы Фатыйма Әрәкәй янындагы Гөбе дигән авылдан була. Шуңа үч итеп, патша гаскәре авылны яндыра, бөтен кешесен үтерәләр. Гөбе авылыннан Гобәй исемле япь-яшь бер генә егет исән кала. Яу килгәндә ул ауга киткән була, кайтса – авылы янып беткән. Ул шушы Әрәкәйгә ярдәм сорап килә, бу авыл кешеләре Гөбегә бара, һәлак булганнарны җирлиләр. Васыять калдыралар – ел саен шул бер вакытта шул урынга килеп, дога кыла башлыйлар. Бу йола Бөек Ватан сугышына кадәр – 200 ел буе әйбәт саклана. 2015 елда Илсөяр Иксанова бу легенда турында Салават Гобәевка сөйли. Авыл кешеләре бу урынны хәтерли булып чыга. Салават Гобәев бу урынны күреп, казып, Гөбе авылына шул заманнарда куелган куелган ташны ачыклыйлар.

Менә шушы Гобәйгә Әрәкәй авылында җир урыны биргән булганнар, һәм ул Салават Гобәевнең ерак бабасы булып чыккан.

«Урал татарлары мәҗлесе чәй мәҗлесе белән башлана. Аннары – ит ризыклары. Финалда – гөбәдия. Сездә ул зур, бездә порцияле, «килен бәлеше» була. Аны азактан бирәләр», – дип ризыкларны да аңлатты Салават Гобәев. Моның гөбәдиядән аермасы шунда – корты булмый.

Әрәкәй авылында (шулай ук Чиләбенең Арслан авылында) үзенчәлекле милли кием дә бар. Үзенчәлеге – йон оекбаш белән кызыл эчле галуш. Нәкъ Илсөя Бәдретдинова җырындагыча! Кызыл эчле галушым, диярсең.

Екатеринбург

Сәфәребез азагына якынлашты. Соңгы көнне без Екатеринбург татарлары белән аралаштык, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Татарстаннан килгән язучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Даими вәкил Хәйдәр Гыйльфанов Камил Кәримов белән

Фото: © Рәмис Латыйпов

«Языгыз, килегез, без үз ягыбыздан оештыру мәсьәләләрен хәл итәрбез. Бу чараны Бөтендөнья татар конгрессы күтәрде, аларга зур рәхмәт. Язучылар белән очрашу дигән әйбер ул совет заманыннан бирле булган. «Тере язучыны күрдем», – дигән хис бар бит инде ул. Ул рәхәтлек бирә – язучыларга да, укучыларга да», – диде даими вәкил Хәйдәр Гыйльфанов.

«Очрашуларда сораулар булсын иде. Сорау юк икән, кешене берни дә борчымый, ул канәгать, дигән сүз. Чәй эчәбез, фотога төшәбез дә таралышабыз. Безнең дә беләсе килә – халыкны нәрсә борчый икән? Арабыз бит якын түгел. Көн саен күрешә алмабыз. Тагын килербез дип әйтербез, әмма алай булмас инде ул», – дип Камил Кәримов чыгыш алдыннан.

Очрашуга килгән татарлар язучы Разил Вәлиев, татар китаплары турында сораулар бирделәр. Свердловск өлкәсендә яшәп иҗат итүче шагыйрьнең иҗатына бәя бирүне сорадылар һәм читтәге татарлар турында мәгълүматларны Татарстанга җиткереп баруны үтенделәр. Мәгълүмати сайт алып баручы яшьләр «Интертат» һәм «Татар-информ» сайтларының укылышы белән кызыксынды. Ләбиб Лероннан балаларын татар рухлы итеп тәрбияләү рәвеше белән уртаклашуны сорадылар.

«Баланың баш мие ул «губка» кебек, бөтен нәрсәне сеңдерә. Рус телен ул болай да беләчәк, татар телен биреп калырга кирәк. Без өйдә гел татарча сөйләштек. Алар гел татар язучылары белән аралашып үсте. Рус телен ул барыбер беләчәк. Хәзер алар миннән шәп рус телен беләләр, төрекчәне, инглизчәне беләләр. Милләтпәрвәр кызлар булып үсүләренә мин горурланам», – диде Ләбиб Лерон, кызлары Айсылу белән Ләйлә турында сөйләгәндә.

Хәйдәр Гыйльфанов мондый очрашуларның язучыларның үзләре өчен дә кирәк булуын искәртеп узды.

«Үз казаныңда» гына кайнап яшәү җайлыдыр. Әмма казаннан ташыган шулпа кебек, читкә чыгып, башка җирне дә күреп килергә кирәк. Чөнки татарның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Икенчедән, язучыларга интернетны күбрәк кулланырга кирәк. Кәгазь юк, китап чыгарып булмый, дип кенә яшәргә кирәкми. Китап күтәреп йөрү авыррак та. Заманы шундый – планшет аша китап укырга өйрәнәбез. Ул җайлы», – диде Хәйдәр Гыйльфанов.

– Свердловск өлкәсе якларында бер-ике булып киткән идем инде. Шуңа күрә миңа монда булуның максаты – шушы 7 ел эчендә ни үзгәргәнен күрү иде. Тел бетә, милләт бетә, дибез инде. Мин чагыштырып йөрдем, һаман да шул сүз инде. Ләкин кайбер авылларда күңелләр күтәрелде. Бәләкәй генә кызлар татарча сөйләшә. Әле өмет бар, халык ышаныч белән яши. Кайбер авылларда яшьләрдән генә торган урамнар да бар. Бу баруымда шул үсендерде, – дип йомгаклады Ләбиб Лерон.

– Татар дөньясының зур икәнен беләбез. Һәр җиргә дә барып булмый. Тырышабыз, Без бармаган җиргә башка дуслар барыр. Шуны аңладым – татарның чыгышын, фикерен бөтен җирдә көтеп торалар икән. Бүген бик күп сорауларга җаваплар бирдек, әмма үзебез дә күп сораулар куйдык, – дип сөйләде Камил Кәримов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100