news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ейскида пляжда ял итүчеләр күз алдында хәрби самолет диңгезгә килеп төшә – видео

news_top
Ейскида пляжда ял итүчеләр күз алдында хәрби самолет диңгезгә килеп төшә – видео

Ейск шәһәре пляжы янында Су-25 штурмовигы Азов диңгезенә килеп төшкән. «112» каналы хәбәр итүенчә, пилот катапульта системасы белән файдаланган, әмма барыбер исән кала алмаган. Ул батып үлгән, дип яза «112» каналы. Түбән биеклектән төшү сәбәпле, парашют тизлекне киметеп өлгерми, ул аякларын сындыра һәм су йота. Өстәвенә, аның өстенә парашют төшә һәм шуның бауларына чуала. Аны судан чыгаргач коткармакчы булалар, әмма барып чыкмый.

Самолет пляжда ял итүчеләрдән ерак түгел урынга төшә.

Көньяк хәрби округ хәбәр итүенчә, штурмовик өйрәнү-хәрби очышлар башкарган. Самолетның двигателе эшләми башлаган, дип яза РИА Новости.

Самолетның суга төшкән мизгеле видеога эләккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар