news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ейск шәһәрендә самолет һәлакәткә очраган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган

news_top
Ейск шәһәрендә самолет һәлакәткә очраган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган
видеодан скриншот

Ейск шәһәрендә тавыш тизлегеннән югарырак тизлектә оча торган истребитель-бомбардировщик һәлакәткә очраган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп алган. Шуннан соң күп фатирлы йортка ут капкан.

Фаҗига кичә кич белән булды. Су-34 самолет төшкәч, авиаягулыкка ут каба, ут күп катлы йортка күчә. Биш катта фатирлар яна. Бу турыда РИА Новости хәбәр иткән.

Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов сүзләренчә, фаҗигадә 13 кеше, шул исәптән 3 бала үлә, 19 кеше имгәнә.

Мәрхүмнәрнең гаиләләренә 1 млн сум, уртача һәм катлаулы дәрәҗәдә имгәнүчеләргә 400 мең сум, сәламәтлегенә җиңелчә зыян килүчеләргә 200 мең сум, милекне югалткан өчен гаиләнең һәр әгъзасына 100 мең сум, имгәнгән һәр кешегә бер тапкыр 10 мең сум бирәчәкләр, дип яза «Челнинские известия».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар