Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эх, сагына күңел» — Ришат Фазлыйәхмәтов үткәннәрен сагына

Җырчы өр-яңа җырын тәкъдим итте.

news_top_970_100
 «Эх, сагына күңел» — Ришат Фазлыйәхмәтов үткәннәрен сагына
Салават Камалетдинов

Ришат Фазлыйәхмәтов яңа җырын тәкъдим итте. «Эх, сагына күңел» җырын барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.

«Эх, сагына күңел, онытырлык түгел,

Исләремә төшә барысы.

Истә тәүге ярым,

Якын дускайларым,

Исләремдә гармун тавышы», — дип җырның бер куплетын да язып куйган ул инстаграмга.

Инстачылар җырны ошаткан. Пост астында бик күп җылы комментарийлар укырга була.

«Ришат, булдырасың. Тәтишка сиңа яңа көч бирде. Өйләнгәч, тагын да дәртләнеп иҗат итә башладың»;

«Ришат, бу җырыңны тыңладым да, кычкырып елыйсым килеп китте. Чөнки үткәннәр сагындыра, алдагысы билгесез. Әмма өмет югалмый, синең кебек матур, мәгънәле җырлар җырлаучылар булганда»;

«Модага ияреп, халыкчанлыгыңны югалтмыйсың, молодец! Татар моңын күңелең аша үткәреп, тамашачыга җиткерәсең. Синең концертыңда булдым һәм сиңа карата хөрмәтем артты. Үз-үзеңне тотышың, сөйләмең белән дә алдырасың. Концертыңда ун егетне подтанцовкада биетеп-сикертеп тормыйсың, ул сиңа хас түгел. Йөз генә тамашачы килсә дә, синең концертыңа затлы, милли җанлы тамашачы киләчәк», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100