Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егып салып, буа башлаган». Чаллыда кыз балага һөҗүм итүчегә хөкем карарын үзгәрттеләр

news_top_970_100
«Егып салып, буа башлаган». Чаллыда кыз балага һөҗүм итүчегә хөкем карарын үзгәрттеләр
https://pixabay.com/

Чаллыда кыз балага һөҗүм иткән һәм буган ир-атка карата хөкем карарын катгыйландырдылар. Баланың анасы йомшак хөкем карарын үзгәрттерүгә ирешкән. Бу турыда «Челнинские известия» шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Эш материаллары буенча, 2021 елның 3 августында ГЭС бистәсендәге йортларның берсе янында 16 яшьлек кыз янына таныш булмаган 33 яшьлек ир-ат килә. Ул кыз белән танышмакчы була, кыз баш тарта. Аннары ир-ат кызга һөҗүм итә, җиргә егып сала. Ир-ат кызның муенын буа, үтерергә теләвен әйтә.

Кыз бала һөҗүм итүчедән ычкыну җаен таба, ярдәмгә чакыра. Ул кычкырган тавышка узып баручылар игътибар итә һәм полиция чакыралар.

Суд залында ир-ат гаебен танымый. 2022 елның 23 маенда аңа «Үтерү яки сәламәтлеккә зур зыян китерү белән янау» маддәсе буенча хөкем карары чыгаралар. Ир-атны 1 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарыла.

Кызның анасы хөкем карарын йомшак дип саный һәм апелляциягә бирә. Эшне кабат карагач, хөкем ителүчегә катгыйрак карар чыгарыла. Аны «Үтерергә маташу» маддәсе буенча 10 елга аеруча режимлы колониягә озату турында карар кабул ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100