news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Егылмаган булса, бала тапканда үләр иде: Казанда йөкле хатынга уникаль операция ясаганнар

news_top
Егылмаган булса, бала тапканда үләр иде: Казанда йөкле хатынга уникаль операция ясаганнар
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Казанда РКБ табиблары йөкле хатын-кызга уникаль операция ясаган. Ул баскычтан егылганнан соң, аневризмасы өзелгән булу һәм бөерендә шеш ачыклана. Табиблар баланы да, әнисен дә коткарып кала.

Барысы да баскычтан егылгач башлана

Алинә Романовага 38 яшь. Ул Балык Бистәсендә яши һәм методист булып эшли.

Алинәнең олы кызына 18 яшь. Хатын-кыз икенче йөклелеген актив уздыра: сәяхәт итә, күп йөри, спорт белән шөгыльләнә. Алинә күп еллар «Рубин» футбол клубы өчен җаната. Ул районда җанатарлар төркеме җыя һәм аларны, автобусларга утыртып, матчларга алып баруны оештыра. Бер сүз белән әйткәндә, актив тормыш рәвеше алып бара.

Йөклелекнең 33 нче атнасы бара. Даими тикшеренеп торулар бернинди тайпылышлар күрсәтми. Алинәнең икенче баласы октябрь башында туарга тиеш була.

Алинә туганнан туган сеңлесенең туенда бәйрәм итә. Туганнары: «Туйда гына бәбәйли күрмә инде, 2-3 көн көт тә, аннан теләсә нишлә», – дип шаяртып та ала әле. Туйдан соң икенче көнне хатын-кыз баскычта таеп китә һәм кулы белән култыксага тотынып, аркасы белән баскычтан шуып диярлек төшә. Алинә ул вакытта бик нык куркуын гына хәтерли, күзгә күренеп торган ниндидер имгәнүләр абайламый.

«Билем бераз авыртып торды. Ул минем авыртып-авыртып ала иде инде, ә бу очракта егылганнан соң авыртадыр, дидем, әмма ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәдем», – дип сөйләде Алинә Романова.

Август аеның бер кичендә йөкле хатын-кыз биле көчле авыртудан аңын югалтып егыла. Ире аны аңына китерергә тырышып карый, әмма Алинә бары тик берничә минутка гына уянып ала. Ул аңына килә, иренә һәм кызына роддом сумкасын әзерләргә кирәклеген аңлата һәм аннан тагын аңын җуя. Алинәне Балык Бистәсенә үзәк район хастаханәсенә алып киләләр.

Нигина Нигъмәтуллина: «Йөкле вакытта пациентның биле авырткан. Ул күп кешедә авырта – йөкле хатыннар өчен бу үзенчә бер норма».

Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Район хастаханәсендә хатынны тикшерә башлыйлар, табиблар параллель рәвештә РКБ белән элемтәдә тора. Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Нигина Нигъмәтуллина таләбе буенча, хатынны шунда ук Перинаталь үзәккә күчерәләр.

Пациент бөере авыртуга зарланмаган, ә анда шеш табалар

Төнлә «ашыгыч ярдәм» машинасы РКБ территориясенә килеп керә. Берничә УЗИ ясарга туры килә, берничә тапкыр консилиум җыела.

«Йөклелек вакытында пациентның биле авырткан. Ул күпләрнеке авырта – йөкле хатыннар өчен бу үзенә күрә бер норма. Алинә бөерләре авыртуга зарланмаган. Шуңа күрә бу – диагноз куюны катлауландырды», – дип аңлата Нигина Нигъмәтуллина.

Табиблар Алинәдә өзелгән аневризмадан гематома һәм уң як бөерендәге бик зур шеш эчендә тагын бер аневризма таба. Бу – чын һәм ялган аневризмалар була. Бәхеткә, чын аневризма өзелмәгән була. Табиблар фаразлавынча, ялган аневризма баскычтан егылганнан соң кан тамыры зарарлану аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Ягъни, бәрелгән урында кан тамыры шартлаган, кан сауган һәм гематома барлыкка килгән. Бу гематома теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин була, һәм ул вакытта корсак куышлыгына кан сауган булыр иде. Бу очракта пациент үләр иде.

Андрей Терегулов: «Булачак әниләрнең күкрәк тукымалары үсә. Бу – йөклелек үзенчәлеге. Кызганыч, өзеклекләр дә була, һәм бу – яңа шешләр тукымасының яшен тизлегендә үсүенә китерә».

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Пациентның кан белән яхшы тәэмин ителгән гигант шеше бар иде. Ул каян килеп чыккан? Мәсәлән, булачак әниләрнең күкрәк тукымалары үсә. Бу – йөклелек үзенчәлеге. Кызганыч, өзеклекләр дә була, алар яңа шешләрнең яшен тизлегендә үсүенә китерә», – дип сөйләде РКБның 1 нче номерлы диагностиканың рентген-хирургия ысуллары һәм дәвалау бүлеге мөдире Андрей Терегулов.

Бәхетле очрак һәм табибларның осталыгы

Андрей Терегулов эмболизация ясый, ягъни бөер артериясендә кан агуны каплый, бу – күп кан агуны һәм икенче аневризма өзелүне булдырмый кала. Бу – табибларга баланы кесарев кисеме ясап тудырырга мөмкинлек бирә.

Дөньяга кыз бала туа, аңа Раяна дип исем кушалар. Аны ИВЛ аппаратына тоташтыралар һәм яңа туган балалар өчен инкубаторда тоталар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Безнең алда бервакытта да әни яки баланы коткарып калыргамы дигән сайлау тормый. Без икесен дә коткарабыз», – диде Нигина Нигъмәтуллина.

Дөньяга кыз бала туа, аңа Раяна дип исем кушалар. Аны ИВЛ аппаратына тоташтыралар һәм яңа туган балалар өчен инкубаторда тоталар. Табиблар сүзләренчә, әнисенең аневризмасы өзелү баланың сәламәтлегенә тәэсир итмәячәк.

Бала туганнан соң, шешне алырга кирәк була. Хирург-онколог Иван Кутовой һәм уролог Рамил Гыйльметдиновның «кансыз ысул»ы, бөерне саклап калып, шешне юкка чыгарырга мөмкинлек бирә. Операция уңышлы уза, ә гистология шешнең зарарсыз булуын ачыклый.

Хирург-онколог Иван Кутовой һәм уролог Рамил Гыйльметдиновның «кансыз ысул»ы, бөерне саклап калып, шешне юкка чыгарырга мөмкинлек бирә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Сүз уңаеннан, әгәр аневризма өзелмәгән булса, мөгаен, бала тапкан вакытта хатын-кыз исән кала алмаган булыр иде. Бала тудырганда кан агуны тукта алмаслар иде. Бу – бәхетле очрак һәм РКБ командасы осталыгы», – диде Андрей Терегулов.

Бу тарих турында сөйләгәндә, табиблар гади кешеләр өчен экстраординар булган очракларның үзләре өчен көндәлек мәшәкать булуын әйтә. Алар йөкле хатын-кызларны сәламәтлеккә нинди генә зарлары булса да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәскә куша. Булачак әниләргә корсак куышлыгына даими УЗИ ясап тору аеруча мөһим.

«Минем исән калуым – могҗиза. Ике гомерне дә саклап калган табибларга бик зур рәхмәт».

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Шушы көннәрдә әни белән баланы бала табу йортыннан чыгарганнар.

«Минем исән калуым – могҗиза. Ике гомерне дә саклап калган табибларга бик зур рәхмәт. Минем белән булган хәлләрдән соң, олы кызым Алисә табиб булырга карар кылды һәм күптән түгел медицина университетына укырга керде», – дип сөйләде Алинә Романова.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар