Егор Крид һәм Моргенштерн ни өчен тырнакларын буяп йөри?
Ир-ат җырчылар маникюр белән мактанырга ярата икән.
Дизайнер Валентин Юдашкин җырчы Егор Крид һәм Моргенштерн кулларындагы тырнакларын буяп йөрү сәбәбен аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Күпләр ир-атларның тырнакларын шулай буяп йөрүенә гаҗәпләнә икән. Кутюрье сүзләренчә, бу «узган гасырның сиксәненче елларындагы панк культурасын кабатлау».
Шул вакытта күн курткалар һәм кара маникюр модада була. Яшьләр чәчләрен яшелгә буяп куя, моннан оялмыйлар, ди Юдашкин.
«Панкларның прическасына бик күп лак кирәк иде. Бу — азатлык культурасы, имеш, башкалар тырнак буямый, ә алар буяп куя ала. Бу протест иде, хәзер мода кабат кайтты. Мин моңа гаҗәпләнмим», — ди мода белгече.