Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Апа, кайтам, дип вәгъдә иткән иде...» – 24 яшьлек Ранис Зәйнуллин Украинада һәлак булган

news_top_970_100
«Апа, кайтам, дип вәгъдә иткән иде...» – 24 яшьлек Ранис Зәйнуллин Украинада һәлак булган

Татарстанның Тәтеш районы Алабирде авылында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган 24 яшьлек Ранис Зәйнуллин белән хушлаштылар. Бу хакта «Авангард» район басмасы хәбәр итә.

Ранис Зәйнуллин 1998 елның 13 июнендә Алабирде авылында туа. Хәбәрдә язылганча, ул 2022 елның 22 февралендә һәлак була. Ул рядовой булган.

Социаль челтәрдәге фотолар буенча, ул 2016 елда армия сафларында хезмәт иткән, дип язылган «116.ру» сайтында. Сайтта Рәнис махсус хәрби операция алдыннан «Казан Экспо» да әзерлек узган, дип фаразлана. Казаннан ул 27 декабрьдә киткән. Социаль челтәрдә соңгы язманы 15 февральдә урнаштырган. 

Бер постта ул: «Егетләрсез яшәгәнче, алар өчен үләм» («Лучше умру за братьев, чем буду жить без них»), – дип язган булган.

Ранис актив рәвештә социаль челтәрләргә мәгълүмат урнаштырып барган. Аның бер постына әнисе: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, улым, җаным минем. Аллаһ Тәгаләкәем үзе якласын, үзе сакласын сезне, балакаем. Шатлыклар белән күрешергә язсын», – дип язган. Моңа җавап итеп Ранис: «Кайтабыз, әни, амин», – дип җавап биргән. Әнисе: «Алланың «амин» дигән чагына туры килсен, улым. Без сезнең кайтуыгызны сагынып көтәбез, улым. Без сезгә ышанабыз, улым, җаным, кайтырсыз Алла боерса, кайтасыз», – дип язган.

«Ранис, син бит «апа, барысы да яхшы булыр, җиңеп кайтырбыз» дип вәгъдә биргән идең», – дип яза апасы. «Бу кошмар бетсен өчен күпме гомерләрне бирергә кирәк икән тагын?», «Әти-әнисенә бу тирән кайгыны күтәрерлек, мизгелгә булса да онытырлык сабырлык, көч бирсәң иде, Ходаем. Тыныч йокла, урының оҗмах түрендә булсын, ватаныбыз өчен үзен корбан иткән якташыбызның әти-әнисе алдында баш иябез», «Әти-әнигә юатырлык бер сүз табып булмый, бик зур югалту, бу ачы хәсрәткә ничекләр түзәргә, япь-яшь сабыйларның гомерләре өзелә бит, тыныч йокла, балакай, урының оҗмахта булсын», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Казанда булган өйрәнүләрдән киткәндә, Ранис клип урнаштырган. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100