Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егетләрнең әти-әниләренә, туганнары һәм якыннарына Аллаһ Тәгалә чиксез сабырлык бирсен»

news_top_970_100
«Егетләрнең әти-әниләренә, туганнары һәм якыннарына Аллаһ Тәгалә чиксез сабырлык бирсен»
Фото: район башлыгы Рамил Нотфуллин аккаунтыннан

Балтач районының Советлар Союзы герое Габдулла Гарифуллин исемендәге Яңгул урта белем бирү мәктәбендә батырларча һәлак булган Гизатуллин Әсгать Рәфгать улы һәм Фазылҗанов Раил Рамил улы исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан истәлек такталары куелган, дип хәбәр итә «Балтаси-инфо» паблигы. Яңгул мәдәният йорты чарадан видеоролик та әзерләгән.

«Әсгать Рәфгать улы һәм Раил Рамил улы – киләчәк буын өчен дә батырлык, тәвәккәллек, ватанпәрвәрлек үрнәге. Алардагы каһарманлык онытырлык түгел, аларның исемнәре күңелләргә уелып язылган! Үз-үзләрен аямыйча, ил иминлеге өчен изге бурычларын үтәгәндә һәлак булган ир-егетләребезнең тормышы – Ватанга хезмәт итүнең чын батырлык һәм тугрылык үрнәге. Газиз балаңны югалту бик авыр. Егетләрнең әти-әниләренә,
туганнары һәм якыннарына Аллаһ Тәгалә чиксез сабырлык бирсен. Әсгать Рафгат улы һәм Раил Рамил улы – районыбыз, республикабыз горурлыгы! Алар турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!» – диелгән район башлыгы Рамил Нотфуллин аккаунтында.

Район башлыгы чарадан видеоролик элгән.

Чулпан Габдулганиева бу хакта «янып сүнгән гомер» дип язган һәм шигырь юллары белән дәвам иткән.

«Сыйныфташ дусларым минем,

Бергә дус-тату булдык.

Шаулап торды безнең класс,

Төрлебез төрле идек.

Шаян чакларыбыз безнең,

Күңелләр ташып торды.

Мәктәп коридоры шулай,

Яктырып гөрләп узды.

Әй мәктәбем, белем йортым,

Синдә үтте яшьлегем.

Укытучыларым, сезгә

Хөрмәтем олы минем.

Рәхмәт сезгә барсына да,

Мәктәптән озаттыгыз.

Сезнең киңәш, җылы караш,

Безгә маяк идегез.

Сыйныфташ якын дусларым,

Сезне мәңге онытмам.

Үзем белән дуслык хисен

Йөрәгемнән югалтмам.

Югалтмам, кая булсам да,

Үзем белән калырсыз.

Сез дә мине сагынганда,

Ешрак искә алырсыз!

1999-2010 елларда укып чыккан сыйныфташларым».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100