Ир-атлар хатын-кызларның кайсыбер киемнәрен ошатмый. Танышулар сервисы шул хакта сораштыру ясаган. Ачык киемнәр егетләрнең күбесенә ошамый икән. Бу турыда «Мослента» яза.
Күңелне кайтара торган кием – леопард принтлы. «Леопард принты» – киемдә «кызыл флаг» дип атаганнар. Аны сораштыруда катнашучыларның 26 проценты ошатмый. Челтәр чулкилар ир-атларның 17 процентына, брендларга ошатып тегелгән ясалма әйберләр 13 процентына ошамый. Бик тирән ачык булган изүне һәм мини итәкне егетләрнең 12 проценты яратмый.
Ир-атларның 10 проценты гына ачык киемнәрне ошатуын әйткән. Бик кыйммәтле киемнәр беркемне дә куркытмый.
Сораштыруда катнашучыларның күбесе (37 процент) хатын-кызларның тышкы кыяфәтендә берни дә ачу китермәвен әйткән.
Һәр 5нче ир-ат кызларның нинди кием киюе әһәмиятле түгел дип саный.
Сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 54 проценты ир-атларның сандалины оекбаш белән киюен, кара аяк киеме белән ак оекбаш киюен яратмый. Кызлар да егетләрдә ясалма әйберләрне (25 процент), тар джинсы чалбарларны (21 процент) ошатмый.
Хатын-кызларның 30 яшьтән өлкәнрәкләре киемгә күбрәк игътибар итә. Аларның өчтән бере модалы брендлар, стиль ярата. Яшь кызларның күбесе исә егете һичьюгы пөхтә киенүен тели, диелә хәбәрдә.