news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Егетләр-кызлар утырган машина авариягә очраган: бер кыз һәлак, тагын өч кеше имгәнгән

news_top
Егетләр-кызлар утырган машина авариягә очраган: бер кыз һәлак, тагын өч кеше имгәнгән
Фото: Башкорстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, www.bashinform.ru

Башкортстанда яшьләр утырган машина авариягә очраган, 21 яшьлек кыз һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Узган төндә Стәрлетамак шәһәрендә авария була. Биредә «ВАЗ-2112» машинасы «Лада Веста»га бәрелә. Алар икесе дә бер якка таба хәрәкәт итә. «Лада» светофорның кызыл төсенә туктый. Шул чакта яннан «ВАЗ» килеп бәрелә.

«ВАЗ» белән 20 яшьлек егет идарә иткән. Бәрелгәннән соң ул сул якта бетон коймага бәрелә. Салондагы 21 яшьлек пассажир кыз «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлгән. 20 яшьлек йөртүче үзе, тагын 2 пассажир – 21 яшьлек кыз һәм 20 яшьлек егет имгәнгән, аларны хастаханәгә китергәннәр.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар