Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егетләрнең ачуын китерә торган кызларның өч төре

Ир-ат товар булмый, ул барысы өчен дә түләргә тиеш түгел, елмаймый торган кызлар да аның ачуын китерә.

news_top_970_100
Егетләрнең ачуын китерә торган кызларның өч төре
Илнар Төхбәтов

Ир-атлар төрле хатын-кызларга гашыйк була, бусы — бәхәссез. Чәч, күз төсе, буй, авырлык — болары барысы да әһәмиятле түгел. Ләкин кызларның берничә тибы егетләрнең ачуын китерә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

«Сатучы». Мондый кызлар сәүдәдә эшли дигән сүз түгел. Алар егетләр белән очрашуга ук «бәя» куя башлый. Бер ирнең дә үзен товар итеп хис итәсе килми. Мондый хатыннар, кагыйдә буларак, такт хисен белми, алар кычкырып көлә, теләсә нинди сүз әйтүдән дә тартынмый.

«Бушка яшәүче» кызлар ир-ат аларга һәрвакыт ни дә булса тиеш дип саный. Очрашып йөри башлагач, беренче көнне үк алар үзләренең финанс проблемаларын егетенең иңенә салмакчы була. Имеш, егет тиеш. Гадәттә, ир-атлар мондый хатын-кызларга озак түзеп тормый.

«Елмая белми торган» кызлар, гадәттә, көчле һәм бәйсез була. Алар барысын да үз хезмәте белән тырышып тапкан. Шуңа үч итепме, әллә башка принцип беләнме, алар ир-атка каршы торырга тырыша. Мондый «тимер хатын» белән аралашу егетләрне кызыксындырмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100