Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егетләрчә кул кысыштык» — Тямаев белән Юльякшин дуслашкан

Тямаев Юльякшин белән мөнәсәбәтләрен җайга салырга өлгермәде, Данир Сабиров белән конфликт башланырга җыена.

news_top_970_100
«Егетләрчә кул кысыштык» — Тямаев белән Юльякшин дуслашкан
https://www.instagram.com/p/CX-w6XnMNY6/

Фирдүс Тямаев белән Радик Юльякшин дуслашкан. Җырчылар икесе кочаклашып төшкән видеоны Инстаграм сәхифәләренә урнаштырган.

«Бу елны матур итеп, Фирдүс Тямаев белән дусларча озатуыбызга бик шатмын. Сезгә саулык телисем килә. Бу аңлашылмаучанлыклар, аңлашылмаган мөнәсәбәтләрне артта калдырасы килә. Ковид, авырулар да артта калсын иде», — ди Радик Юльякшин.

Радикны тыңлап торган Фирдүс Тямаев: «Шулай, дуслар, бу ел төрле вакыйгалардан торды. Безнең Радик белән, чыннан да, аңлашылмаучанлыклар булды. Без бүген чын егетләрчә кул кысыштык, бәхәскә нокта куйдык. Егет кеше бер сугышса да, кул биреп дуслашырга тиеш. Иҗатыбыз гөрләп торсын. Ике республика матур, дус, тугандай яшәсен. Яңа елга яңа адымнар, яңа энергия белән! Бөтен булган начар энергияне артта калдырып, только вперед!» — диде.

Соңыннан Радик Юльякшин: «Яңа елда яңа концертларда күрергә насыйп булсын. Концертларда күрешербез», — дип өстәде. Шулай дигәч, бәлки, Тямаевны, ниһаять, Башкортстанга кертә башларлар.

Әлеге пост астында күп кенә фикерләр калдырганнар. «Күземнән яшьләр чыкты. Радик молодец, ә Фирдүсне Башкортстанда көтәбез», «Сүзләрдә киеренкелек сизелә», «Бик әйбәт булган, егетләр. Фирдүс кешелекле, эчкерсез булганга килеп чыккан дуслык инде бу», «Ниһаять, Яңа елга бүләк кебек бу», — дип яза социаль челтәр кулланучылары.

Бу яңалык астына Данир Сабиров та язып куйган: «Бик шат! Ә миннән хатын-кыз кебек трубкалар алмау, ватсапта җавап бирмәү — бу чын ирлек», — дигән. Тямаев аңа: «Ого, уяндылар. Чын, якын, ихлас, сатылмаган дуслар өчен 24/7 телефон эшли», — дип җавап кайтарган.

Тямаевның Сабиров белән дә конфликты булган, күрәсең. Ни генә булса да, җырчыларга уңышлар теләп калабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100