news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Егетләр Айсылу Габдиновадан ачыграк киемнән төшкән фото сорый

Җырчы әнисе белән диңгездә ял итә.

news_top
Егетләр Айсылу Габдиновадан ачыграк киемнән төшкән фото сорый
«Татар-информ» архивы

Айсылу Габдинова әнисе белән диңгездә ял итә. Ул инстаграмдагы сәхифәсенә яңа фото куйган һәм «миңа кояш һәм диңгез кирәк иде», дип язган.

«Ачыграк фотоларыңны куй әле», дип сораган егеткә «күрмичә тор әле» мәгънәсендә җавап биргән җырчы.

«Ул синең кияүдә икәнеңне беләме?» - дип әңгәмәгә кушылган икенче ир-ат. Әмма ул ир-ат та Айсылу Габдинованың иреннән аерылганын һәм ирекле икәнлеген белми бугай.

Шулай ук «бик матур сез», «җәйне искә төшердегез», «матуркай», «чибәркәй» кебек матур сүзләр язучылар да бар.

Соңрак сториста җырчы купальниктан да күренде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар