Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егетенең сөяркәсе киллер яллаган»: Биюче кызны үтерүдә шикләнеп биш кеше тоткарланды

Мәрхүмә кыз өйләнгән эшмәкәр белән очрашып йөргән дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
«Егетенең сөяркәсе киллер яллаган»: Биюче кызны үтерүдә шикләнеп биш кеше тоткарланды
https://pixabay.com

Былтыр декабрь аенда Мәскәүдә хореограф булып эшләүче Наталья исемле 30 яшьлек биюче кызны үтергәннәр. Кызга подъезд төбендә иптәшләре каршында пистолеттан аталар. Наталья каты яралана һәм операция өстәлендә вафат була. Хәзер бу җинаятьтә шикләнеп биш кешене тоткарлаганнар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Башта биюче кызны көнче егет үтергән дип фаразлыйлар, имеш ул бер ай буена кызны эзәрлекләп йөргән. Шул ук вакытта мәрхүмә үзе өйләнгән эшмәкәр ир-ат белән очрашып йөргән икән дигән белешмә дә була. Бу эшмәкәрнең тагын бер сөяркәсе була, шул сөяркә киллер ялый, дип фаразлыйлар.

РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, киллер битен капюшон белән каплаган. Ул Натальяны тренировкадан кайткан чакта саклап тора һәм почмактан килеп чыга, кызның күкрәгенә терәп диярлек ата. Аннары тагын бер тапкыр ата һәм йөгереп китә. Ике квартал узгач, ул үтерү коралын — Макаров пистолетын ташлап калдыра. Нәкъ менә шул пистолет җинаятьчеләрнең эзенә төшәргә ярдәм итә. Анда генетик эзләр калган.

Киллерны күзәтү камералары да төшереп ала, биредә шаһитлар да була. Тик камера язмалары да, шаһитларның күрсәтмәләре дә үтерүчене тиз генә табарга ярдәм итә алмый. Ай ярым узгач кына җинаятьнең заказлы эш булуы билгеле була. Соңрак ачыкланганча, бу кеше мәрхүмә белән таныш түгел. Үтерүчене Наталья очрашып йөри торган егетнең сөяркәсе яллаган.

Үтерергә заказ ясаган кызның бер иптәше тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Ул хореограф кызны кем һәм ни өчен үтергәнен сөйләп бирә.

«Ярдәм итәргә сорады. Мин туйдым, яшәргә бирмиләр, ди. Мин аңа бер кеше барын әйттем. Әгәр ул ризалашса, әйтермен, дидем. Аннары мин бәясен килешергә ярдәм иттем», — дип сөйли бу егет.

Мәрхүмә Наталья — уңышлы гына эшли торган педагог, халыкара конкурсларда җиңгән, эшмәкәр, биюләр мәктәбе җитәкчесе. Бөтен гомерен хореографиягә багышлаган. Аны яратучылар да күп булган, диләр. Наталья шуларның берсе белән очраша башлаган. Ә бу егетнең сөяркәсе булган. Менә шул сөяркәнең ачуы чыккан һәм ул көндәшеннән котылу өчен үтерүче яллаган, диелә бу хәбәрдә.

«Вести» каналы тоткарланган кешеләр белән видео күрсәтте. Биш ир-атның берсендә кораллар да табылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100