«Егетемнән качып, элекке ирем белән очрашам…»
Мин кабат элекке иремә гашыйк булдым. Хәзер минем аның белән палатка алып урманга чыгып китәсем, гитарага кушылып җырлыйсым, кеше белән җыелып күңел ачасым килә. Әмма ул мине чакырмый. Аның йөргән кызы бар. Ә минем егетем бар, ул миңа кияүгә чыгарга да тәкъдим ясады инде.
Мин ирем белән ярты ел элек аерылыштым. Бу аерылышу җиңел булмады. Аның миңа хыянәт итүен белдем, ул да моны кире кагып тормады һәм барысын да сөйләп бирде. Бактың исә, аның бу мәхәббәт уены байтактан дәвам иткән икән инде, мин генә берни сизми йөргәнмен. Сукыр һәм тиле булганмын инде. Бәлки игътибар итәргә теләмәгәнмендер. Ә бит безнең тормыш искиткеч иде.
Без бер елга якын очрашып йөрдек тә өйләнештек. Өч ел бик бәхетле яшәдек. Әллә мин генә бәхетле булганмынмы? Ә иремә минем белән күңелсез булгандыр һәм ул яңа хисләр теләде микән?
Әйе шул, аның читтә йөргән кешесе булуын белгәч, ул миңа үзе шулай диде. Мин тыныч һәм күңелсез икән, минем белән иртәнге биштә торып җир читенә дә китеп булмый, урманга походка яки балыкка барып, анда палаткада да яшәп булмый икән. Ну әйе, мин шундый инде, нишләтим. Миңа өй җылысы, тынычлык кирәк. Ирем миңа бераз дуамалрак холыклы булырга кирәк ди: имеш, нәрсә дә булса ошамаса, мин аның белән кычкырып ачуланышырга, савыт-саба ватарга, характер күрсәтергә тиеш икән. Янәсе, аңа драма, кайнап торган тормыш кирәк…
Мөгаен, мин ир-ат сайлаганда ялгышканмындыр. Илһам шундый ут чәчеп торган, үзенә генә хас харизмасы булган кеше. Гел дуслары янәшәсендә, күңел ачарга һәм һәр көннән бәйрәм ясарга ярата. Ә менә мин тыйнак, тыныч хатын-кыз, игътибар үзәгендә булырга яратмыйм, кеше күп булган җирдә үземне уңайсыз хис итәм, төнге күңел ачуларны һәм зур табыннарны да яратмыйм.
Менә ул үзенә үзе кебек үк кыз тапкан. Бәйрәм-кыз…
Аерылышуыбызны авыр кичердем, озак газапландым, күп еладым. Әмма ничектер үз-үземне кулга алдым. Баш-аягым белән эшкә чумдым һәм кабат елмая башладым, тормыштан ямь табарга өйрәндем. Илһамның әлегә өйләнмәвен һәм кызы белән бергә үзе яраткан күңелле тормыш рәвеше алып баруын гына ишеттем.
Берсендә үз уйларыма чумып эштән кайтып барганда янымнан терәлеп диярлек үтеп киткән машинага да игътибар итмәгәнмен. Ул мине пычрак су белән коендырды. Үзем гаепле, юлга терәлеп үк бармаска иде. Мин киемемнән пычрак тамчыларны сыпырып төшергәндә, коендырган машинаның туктаганын күрдем. Аннан бер егет чыкты. Яныма килде, гафу үтенә башлады. Хәер, аның гаебе дә юк бит инде, мин үзем су яныннан ук бардым.
Сүз иярә сүз китте. Азамат исемле икән, ул мине өйгә кайтарып куярга тәкъдим итте. Уңайсызланып кына булса да ризалаштым. Өйгә кайтып җиткәнче, аны яшереп кенә күзәтеп кайттым. Минем яшьтәш иде, яхшы киенгән, сөйкемле генә егет. Юл буе сөйләшеп кайттык. Аның белән аралашу җиңел һәм рәхәт иде.
Өйгә кайтып җиткәч, миңа күзен дә алмыйча шундый назлы итеп карады һәм телефон номерымны сорады. Мин гүя гипнозга эләктем. Ике дә уйламыйча, аңа телефон номерымны әйттем. Ул китте.
Ул көнне озак кына йоклап китә алмый яттым. Азамат башымнан чыкмады, аның күз карашын искә төшереп яттым һәм мине шундый рәхәт хисләр биләп алды.
Ул икенче көнне шалтыратты һәм кичке ашка чакырды. Аның белән кичне бик күңелле уздырдык. Рәхәтләнеп сөйләштек, көлештек. Мин үз-үземне танымадым.
Азамат белән еш очраша башладык. Якынаеп киттек, аңа гашыйк булдым. Ул да миңа карата шундый ук хисләр кичерә иде бугай, чөнки гел шалтыратты, язды, яныма да һәркөн килеп йөрде.
Берсендә кич урамда йөргәндә бер ресторан яныннан уздык. Анда бик якты утлар яна һәм зур тәрәзәләре аркылы анда утыручылар күренә иде. Һәм нәкъ тәрәзә янында минем элекке ирем үзенең сөйгән кызы белән утыра иде. Илһам белән безнең карашлар очрашты һәм берничә мизгел бер-беребезгә текәлеп карап тордык. Мин ничектер куырылып киттем, әмма Азаматның шаяртулары мине тиз айнытты һәм бу очраклы очрашуны онытырга ярдәм итте.
Икенче көнне эштә тәнәфес вакытында яныма элекке ирем килде. Ул үзенең машинасы һәм ниндидер кредит турында сөйләнә башлады. Ләкин безне аның белән бернинди матди һәм финанс бурычлар бәйләп тормый иде. Шуңа күрә мин аның ни өчен мондый сөйләшү башлаганын аңламадым. Өстәвенә, әле ул ничектер аңлаешсыз сөйләде.
Һәм кинәт ул минем яныма ук килеп басты, сулышы кысылып китте. Күзләремә тутырып карады да мине сагынуын әйтте... Дөресен әйткәндә, бу минем өчен шундый көтелмәгән булды, мин авыз ачып сүз дә әйтә алмадым. Ул миңа тагын да якынрак килеп, терәлеп үк диярлек басты, ә мин тын алырга да куркып торам. Коллегаларның сөйләшүе ишетелде, ишек ачылды һәм без тиз генә бер-беребездән читкә тайпылдык. Мин бик оялган идем һәм аңа ничек күтәрелеп карарга да белмәдем. Ул хушлашты да, сөйләшүне башка вакытта дәвам итәрбез диде.
Кич буе Азамат янында булганда да мин элекке ирем турында уйладым. Аның миңа терәлеп үк басып торганы исемә төште. Әгәр коллегалар комачауламаган булса, ничек булып бетәр иде икән?
Икенче көнне миңа эшкә курьер чәчәк бәйләме китерде. Шундый матур иде алар! Мин аларны вазага утыртып куйдым, өйгә алып кайтып тормадым. Бер-ике көннән тәнәфес вакытында кабат Илһам килде. Ул мөһим сүзе барлыгын әйтте һәм якындагы кафега сөйләшергә чакырды.
Мин бик күндәм, тыңлаучан кыз бала кебек аның артыннан иярдем. Әмма иң куркынычы — шатлыгымнан күңелем мәтәлчек ата иде.
Эшкә соңга калдым, чөнки кафеда утырганнан соң аның өенә киттек һәм мин башымны югалттым… Элекке иремнән көч-хәлгә аерылып эшкә киттем, ә кичен кабат егетем белән очраштык.
Миңа инде аның шаяртулары күңелсез, күз карашы да ул кадәр назлы түгел кебек тоела башлады. Мин Азаматны элекке ирем белән чагыштыра башладым һәм егетем аннан шактый нык калышып бара иде.
Ә соңыннан барысы да бик тиз булды. Мин элекке ирем белән еш һәм качып очраша башладым. Без мөнәсәбәтләребезне яшердек, беркемгә дә сиздермәдек. Аның йөргән кызы, ә минем егетем бар.
Мин кабат элекке иремә гашыйк булдым. Хәзер минем аның белән палатка алып урманга чыгып китәсем, гитарага кушылып җырлыйсым, кеше белән җыелып күңел ачасым килә. Әмма ул мине чакырмый. Аның йөргән кызы бар. Ә минем егетем бар, ул миңа кияүгә чыгарга да тәкъдим ясады инде.
Башым буталып бетте. Әмма моннан чыгу юлын күрмим һәм качып кына элекке ирем белән очрашуны дәвам итәм. Азаматның тәкъдименә әле ризалык бирмәдем. Нишләргә миңа?