Абхазиядә егете үтереп, елгага ыргыткан кызның мәетен эзлиләр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Республиканың Генераль прокуратурасы белешмәсе буенча, ул 25 яшьлек сөйгән кызын үтергән. 28 яшьлек Натия Б. июль азагында югалган булган.
Кызның анасы Абхазия президентына мөрәҗәгать итеп, кызын эзләүдә ярдәм сорый. 3 августта Абхазия прокуратурасы кызны үтерүченең тоткарлануын хәбәр итә.
25 яшьлек егет Натияне Гал шәһәрендә Lexus машинасы салонында үтерә. Аннары ул, җинаять эзен яшерү өчен, мәетне Ингур елгасында ГЭС буасында суга ыргыта.
Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.