Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егете ут төртеп яндырган кызны ярты елдан соң хастаханәдән чыгардылар

Егете ут төртеп яндырган кызны ярты елдан соң хастаханәдән чыгардылар

news_top_970_100
Егете ут төртеп яндырган кызны ярты елдан соң хастаханәдән чыгардылар
Түбән Кама районында бер егетнең очрашып йөргән йөкле кызы Ирина Мокшинага ут төртүе республикада гына түгел, читтә яшәүчеләрне дә тетрәндергән иде. 

Фаҗига 19 мартта Түбән Кама районының Шереметьевка авылында була. Тикшерү версиясе буенча, аңны томалый торган матдәләр тәэсирендә булган 26 яшьлек егет 20 яшьлек дус кызы Ирина Мокшинага шалтырата. Сөйләшкән вакытта егет нәрсәдәндер шикләнеп куя, аңа кыз янында кемдер бар кебек тоела.

Җинаятьче иптәше белән такси ала һәм кыз яшәгән авылга килә. Көнче егет, юлда туктап, тиз янып китә торган сыеклык сатып ала. Йортка кергәч, аны кызның аяк астына сибә һәм тәмәке төпчеге ташлый.

Кыз өйдән йөгереп чыга, күршеләренә чаба. Алар кызга ярдәм күрсәтә һәм ашыгыч хезмәтләр чакырта. Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә, ә җинаятьчеләр фаҗига урыныннан качып китә. Әлеге факт буенча, йөкле хатын-кызны үтерергә теләү маддәсе нигезендә, җинаять эше ачылган. 

Берничә көннән соң ут төртүчене үле килеш табалар. Аның гәүдәсе Шереметьевка авылындагы бер өйдә табыла. Фаразлар буенча, кулларын яндырган исерек егет кеше йортына кергәндә тәрәзәне ваткан һәм нык кына яраланган. Йоклап киткән һәм кан югалту нәтиҗәсендә вафат булган.



Бүген аны чыгардылар.

Фаҗигага кадәр Ирина бәхетле була: йөрәк астында бала йөртә. Әмма уттан зыян күргәннән соң, сәламәтлегенә нык авырга туры килгәнгә, табиблар аңа шарт куя: я балаңны коткарырга, ә сине коткарырга туры киләчәк, диләр. 

- Минем аборт ясатасым килмәде, ул көнне бик еладым, - дип сөйләде бүген хастаханәдән чыккан Ирина "Татарстан24" телеканалына. 

Аның аякларында пешүдән эзләр әле дә калган. 

Бернәрсәсез калган гаилә республика халкына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Хәйрия акчалары шактый җыелганы мәгълүм, хәзерге вакытта йортның диварлары инде әзер, шушы көннәрдә түбәсен яба башлыйлар. Иринаның әтисе Юрий ярдәм иткән кешеләргә олы рәхмәтен белдерә. Яңа йортны ул үз куллары белән төзи. Акча тагын кирәк булачак әле, чөнки документларны яңадан эшләтәсе, яңа йортка җиһазлар аласы бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100