Егетең сине яратамы икәнен ничек аңларга?
Ир белән хатын, кыз белән егет мөнәсәбәтләре турында күпме шигырь, күпме әсәр язылган. Шулай да кешеләр ярату серенә төшенеп беткәннәр диеп буламы икән?!
Егет белән кыз, ир белән хатын мөнәсәбәтләре серле бер йомгак инде. Гасырлар буена кешеләр
1. Ул һәрвакыт синең белән булырга тели. Эше күп булса да, бушаган һәр минутын синең белән уздырырга тырыша.
2. Син көнең ничек узуы турында кызыксына.
3. Сиңа ышана. Хыянәт турында шикләнми, телефоныңны актармый.
4. Сиңа ярдәм итә. Интернетны, телефонны көйли, урыннан торырга ярдәм итә, аптекага барып килергә әзер.
5. Синең фикерләреңне тыңлый, синең карашларыңны хөрмәт итә. Аның фикеренә
6. Якынаерга тырыша. Якынаю дигәндә секс кына күз алдында тотылмый. Ул иңнәреңә кулын куя, орынып торырга тели.
7. Ул сиңа карап кына тора. Күз карашлары белән хисләрен аңлата.
8. Узган вакыйгалар турында сөйләшергә ярата. Бергә булган кызыклы хәлләрне искә ала.
9. Ул сине яклый. Кем дә булса сине тәнкыйтьләсә, синең турыңда яхшы сүз әйтә.
10. Сиңа аның белән рәхәт. Сине яклаган егет синең үзбәяңне дә арттыра. Син үзеңне яхшырак хис итә башлыйсың.