Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егете армиядә чакта кияүгә чыкты». Уфада яшәүче хатын сөйгәнен 56 елдан соң тапкан

Халидә Римны армиягә озата, бер ел хат язышалар да, кыз башка егеткә кияүгә чыгып куя.

news_top_970_100
«Егете армиядә чакта кияүгә чыкты». Уфада яшәүче хатын сөйгәнен 56 елдан соң тапкан
https://pixabay.com

Башкортстанның Уфа шәһәрендә яшәүче хатын «Жди меня» тапшыруы аша беренче мәхәббәтен эзләп тапкан. Алар 56 ел элек очрашкан булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

73 яшьлек Халидә Ризвановна Рим исемле яшьлек дустын сагына. Алар 1965 елда соңгы тапкыр күрешкән булган. Бу вакытта кызга 17, егеткә 19 яшь тула. «Без төрле авылларда яшәдек, иртән очраша идек, электричкага чыктык. Уфага техникумга укырга бардык, кич белән кире кайтабыз. Без бишенче вагонда очрашырга сүз куеша идек. Бер ел очрашып йөрдек, кинога, биюгә бардык», — ди Халидә ханым.

Рим армиягә киткәндә, Халидә көтәргә вәгъдә бирә, бер ел хат язышалар. Солдат сөйгәненә 186 хат, 12 фото җибәрә. 

Ләкин Халидә Римне көтеп җиткерми, башка егетне очрата һәм кияүгә чыгып куя. Аннары тагын бер тапкыр кияүгә чыга, ләкин Римны көтмәвенә үкенеч гомере буе ияреп бара.

Бер чакны Халидә Римның адресын табып, очрашырга да килә. Аны Римның хатыны һәм баласы каршы ала. Римның хатыны фотолардан Халидәне күргән була, ул иренең элеккеге сөйгәнен таный.

Хәзер Халидә ханым тол хатын, ул тагын язмышын сынап карау өчен «Жди меня» тапшыруына хат яза.

Шуннан соң Римның да ялгыз калуы, Халидәне онытмавы ачыклана. Алар эфирда очраша. Очрашкач Рим «Тагын качарга сәбәп тапмассың инде, дип өметләнәм», — ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100