Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егет заправкадагы колонка пистолетыннан сөйгән кызына бензин сиптереп ут төрткән - видео

19 яшьлек кызның тән тиресенең 90 проценты пешкән.

news_top_970_100
Егет заправкадагы колонка пистолетыннан сөйгән кызына бензин сиптереп ут төрткән - видео
Гашыйк парның талашуы Кырымдагы бензин салу станциясендә фаҗига белән тәмамланган. Талаш вакытында, егет кызга бензин сипкән һәм зажигалка яндырган. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.

30 июльдә төнге икеләр тирәсендә Ялта янындагы бензин салу станциясенә исерек егет килгән. Ул үзен агрессив тоткан. Сөйгән кызы аңа ошамаган сүзләр әйткәч, ул колонкадан пистолетны тартып алган һәм кызга бензин сиптергән. Шуннан соң исерек егет зажигалка яндырган.

Кызга ярдәмгә шундагы кешеләр килгән. 19 яшьлек кызның тән тиресенең 90 проценты пешкән, диелгән әлеге хәбәрдә. Аның өс киемнәре эреп беткән диярлек.

Коточкыч вакыйганы видеога төшереп алганнар. Видеода кызга табиблар ярдәм иткәне күренә. Башка мәгълүмат әлегә юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100