Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кияү рульдә йокыга киткән». Поезд астында калган машинада 18 яшьлек кәләш үлгән

news_top_970_100
«Кияү рульдә йокыга киткән». Поезд астында калган машинада 18 яшьлек кәләш үлгән
https://pixabay.com/

7 майда кич белән Мәскәү өлкәсенең Ивантеевка-1 станциясендә коточкыч авария була. Каршеринг машинасы рельсларга чыга һәм аны электричка бәрдереп китә. Фрязинодан Мәскәүгә таба килә торган поезд зур тизлектә барган килеш җиңел машинаны 100 метр чамасы сөйрәп бара. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

Җиңел машинада дүрт кеше була, 18 яшьлек Элеонора урында ук үлә. Калган кешеләрне хастаханәгә алып китәләр.

MSK1.RU хәбәрчесе Элеонораның анасы Елена белән сөйләшкән. Аның сүзләренчә, фаҗига очраклы килеп чыккан –машина йөртүче рульдә йокыга киткән.

Элеонора һәм аның сөйгәне – 23 яшьлек М. май бәйрәмнәренә Бурятиядән Мәскәүгә киләләр. М. – хәрби, ул контракт буенча хезмәт итә. Ул сөйгән кызына Мәскәү күрсәтергә алып килә. Сәяхәт вакытында егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Мәскәүдән кайткач алар өйләнешергә җыена.

«Без Бурятиянең Турунтаево авылында яшибез. Былтыр кызым мәктәпне тәмамлап, Улан-Удэга вузга керде. М. өйгә кайткач, алар Мәскәүгә киттеләр, ул минем кызыма шунда тәкъдим ясаган. Шәһәрне күрсәтеп йөргән, аквапаркка, океанариумга барганнар. Алар М.ның дустында яшәп торган. Авария вакытында салонда М.ның дусты, тагын бер кеше була. Кызым кияве белән икенче көнне иртән өйгә кайтып китәргә тиеш иде», – ди әни кеше.

Авариягә очраган машина белән М. идарә иткән, аның янында алгы утыргычта Элеонора йоклап барган. Арттагы пассажирлар да йоклап барган, шуңа күрә алар аварияне булдырмый кала алмаган, ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100