Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Егет никахка кайтмаган» – Алабуга кызының никахы онлайн булган

news_top_970_100
«Егет никахка кайтмаган» – Алабуга кызының никахы онлайн булган
Фото блогерның социаль челтәрдәге битеннән

Алабугада яшәүче кызның никахы онлайн булган. «Бүген без гадәти булмаган никахта. Ул онлайн уза», – дип хәбәр итә кәләшнең апасы, дүрт малай әнисе, блогер Руниза Закирова.

Кияү егете әнисе белән Казахстанда яши һәм эшли. Ул никахка кайта алмаган, шуңа күрә элемтәгә онлайн чыккан. Өстәл артында никахка чакырылган кунаклар белән бергә ноутбук та урын алган. Никахка Ульяновскидан кияүнең әтисе һәм абыйсы белән аның хатыны килгән.

Кияү белән кәләшнең икесенә дә 23 яшь. Алар Интернет аша танышкан. Бары тик 2 тапкыр гына күрешкәннәр. Хәзер кәләшнең әнисе кызы белән Казахстанга җыена. Ул кызын киявенә тапшырачак һәм кодагые белән танышып кайтачак. Ә кәләшнең әтисе Казахстанга бармый.

«Кияү кайта алмагач, никахны Казахстанда үткәрергә ярамый идемени?» – дигән сорауга «Казахстанга безнең һәм кияүнең Ульяновскидагы туганнарын җыеп бару бик кыйммәткә чыга һәм анда барырга һәркем дә риза булмас иде. Ә болай без барлык тәртибен китереп, туганнарны җыеп, никах үткәрдек», – дип җавап биргән кәләшнең апасы.

«Әти-әниегез 2 тапкыр гына күргән кешегә кияүгә бирергә каршы булмадымы?» – дигән сорауга «Ислам динендә бу – гадәти күренеш», – дип җавап биргән блогер.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 декабрь 2022
    Исемсез
    Бу кыз. Чып чын казах кызларына охшаган кайнанасы белэн очрашкан флтосын куярсыз эле
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100